Вестготлар патшалыгы

(Вестготлар кыйраллыгы битеннән юнәлтелде)

Вестготлар патшалыгы (лат. Regnum Visigothorum, гот. Gutþiuda Þiudinassus) — Пиреней ярымутравында һәм көньяк Галлиядә VVIII гасырларда яшәгән дәүләт.

Вестготлар кыйраллыгы
Regnum Visigothorum[1]
Gutþiuda Þiudinassus


 

418 — 721



 

 


Башкала Толедо (соңгы)
Тел(ләр) гот теле, латыйн теле
Көнбатыш Рим иммпериясе
Суеблар кыйраллыгы
Астурия кыйраллыгы
Өмәвиләр хәлифәте

Вестготлар патшасы Валия һәм Рим императоры Һонорий арасындагы килешү нәтиҗәсендә 418 елда Аквитания провинциясендә барлыкка килгән. Башкаласы итеп Тулуза шәһәре билгеләнгән.

507 елда франклардан каты җиңелгәннән соң вестготлар Септиманиядән башка Галлиядәге барлык биләмәләрне югалткан, башкала баштан Нарбоннага, соңрак Барселонага, һәм ниһаять, 560-елларда Толедога күчерелгән.

711721 елларда гарәпләр тарафыннан юк ителгән, территориянең күпчелеге хәлифәт составына кертелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шулай ук Regnum Gothurum.