Вера Минкина, Вера Егор кызы Минкина (1918 елның 9 сентябре2011 елның 20 сентябре) — драма артисты, 1952—2011 елларда Камал театры актрисасы, ТАССР (1968) һәм РСФСР (1977) халык артисты.

Вера Минкина
Туган телдә исем Вера Егор кызы Минкина
Туган 9 сентябрь 1918(1918-09-09)
Бахта, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 20 сентябрь 2011(2011-09-20) (93 яшь)
Казан, Татарстан, РФ
Яшәгән урын Жуковски урамы, Казан[1]
Милләт татар, дине ― керәшен
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актёр
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Әсгать Мәҗитов (1900―1946)
Балалар улы Марсель
кызы Диләрә[2]
Бүләк һәм премияләре ТАССР халык артисты
РСФСР халык артисты

 Вера Минкина Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. Казанга килеп Театр техникумына укырга керә, аны 1938 елда тәмамлый. Иҗат юлын Республика татар күчмә театрында башлый. 1952 елдан исә ул — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы. Биредә ул 60 тан артык ел хезмәт итә.

Артистка 2011 елның 20 сентябрендә Казанда вафат булды[3].

Рольләр үзгәртү

Спектакль Драматург Башкарган роле
«Кыз урлау» Мостай Кәрим Уңганбикә
«Дошманнар» Максим Горький Полина
«Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Ма-лай
«Зифа» Нәкый Исәнбәт Кәләмзә
«Чаткылар» Таҗи Гыйззәт Гыйльмениса
«Беренче театр» Галиәсгар Камал Факиһә
«Кол» Гильерме Фигейредо Мелита
«Баһадирлар» Николай Погодин Мария Ильинична
«Күк капусы ачылса» Хәй Вахит Бибиәсма
«Әбиләргә ни җитми» Флорид Бүләков Хөлә
«Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин Ана
«Җимерелгән бәхет» Александр Островский Степанида
«Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш Екатерина
«Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин Хәмдебану
«Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин Палый

Фильмография үзгәртү

  • 1993 — «Италия контракты» (рус. Итальянский контракт, Россия, Ренат и К` студиясе, режиссер Владислав Чеботарев (II) — эпизод.
  • 1981 — «Зифа оныгы – Ришат» (рус. Ришад — внук Зифы, СССР, Горький исемендәге киностудия, режиссер Марк Осепьян) — Зифа.
  • 1975 — «Хәзинә» (рус. Клад, СССР, Свердловск киностудиясе, режиссер Ольгерд Воронцов) — Мәгыйшә, Әнвәрнең анасы[4].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү