Венера Рәхимова, Венера Тимерхан кызы Рәхимова (1946 елның 10 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья) — курчак театры актрисасы, Уфа, Нальчик һәм Мәскәү шәһәрләре курчак театрларында хезмәт иткән. Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (1984), Башкортстан АССР халык артисты (1985). Мәскәүдә Үзәк телевидениенең балалар өчен тапшыруларында күпләгән рольләр башкара.

Венера Рәхимова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Венера Тимерхан кызы Рәхимова

Туу датасы:

10 июнь 1946(1946-06-10) (77 яшь)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья

Һөнәре:

курчак театры актрисасы

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1967 – х. в.

Амплуа:

курчак театры, мультфильм, мюзикл

Бүләк һәм премияләр:

Салават Юлаев премиясеБАССР халык артисты - 1985

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 10 июнендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Кардәрья кышлагында туган[1]. Стәрлетамак мәдәни-агарту укуханәсен (хәзерге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлаган (1967, Г. Х. Хәбибуллин курсы). 19671986 елларда Уфада Башкорт курчак театрында эшли. 19871990 елларда Нальчикта Кабарда-Балкар курчак театрында, 19911994 елларда Мәскәүнең «Тылсымлы куык» (рус. Волшебная лампа) балалар китабы театрында[2] хезмәт куя.

Иҗаты үзгәртү

Фильмография үзгәртү

  • 2007 — «Канун һәм тәртип» — эпизод
  • 2014 — «Карпов» (телесериал). Өченче сезон (28 серия) — Зина түтәй
  • 2015 — «Версия» — эпизод
  • 2015-2017 — «Соңгы мент» — карчык

Мультфильмнарда тавыш яздыру үзгәртү

  • 1997 — «Тылсымлы сорнай» — Уаиг анасы
  • 1997-1999 — «Белмәмешнең Айга сәяхәте» — Белмәмеш
  • 2010 — «Песи малае һәм аның дуслары маҗаралары»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Туганнары үзгәртү

Бертуган энесе — Таһир Рәхимов (1963), кино- һәм театр актеры, РФ атказанган артисты (Мәскәү).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рахимова Венера Тимерханова. Энциклопедия Башкирии(рус.)
  2. «Волшебная лампа» театрының рәсми сайты(рус.)(ингл.)
  3. Багуманов А., Фаизова Ф. Лауреаты премии имени Салавата Юлаева. Уфа: Китап, 1999. Б. 122—123. ISBN 5-295-02408-1