Венедикт Курилов

Венедикт Курилов ( 1867 - 1921 ) - Россия химигы, органик булмаган, органик, физик һәм аналитик химия белгече; Мәскәү университетының химия докторы.

Венедикт Курилов
Туган 14 март 1867(1867-03-14)
Вологда гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 8 февраль 1921(1921-02-08) (53 яшь)
Ростов-на-Дону, Дон өлкәсе[d], РСФСР
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Казан Император университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче Ростов дәүләт университеты[d]

Биография үзгәртү

Венедикт Викторович Курилов 1867 елның 14 мартында Вологда губернасында крестьян гаиләсендә туган. Ул Санкт-Петербург һәм Казан университетларында югары белем алган; соңгысында 1889 елда физика-математика факультетының математика бүлеген тәмамлый.

1890-1891 елларда Казан университеты каршындагы профессор стипендиаты булган. 1891 елда, магистр имтиханын тапшырганнан соң, химия лабораторияләрендә дәресләр үткәрү өчен, Санкт-Петербургка командировкага җибәрелә.

1893-1894 елларда - Санкт-Петербург университетының лаборанты. Бер үк вакытта 1893 елдан Карл Май мәктәбендә укыта башлый.

1895 елдан - химия магистры. Ул чит илгә җибәрелә һәм 1896-1898 елларда Х. В. Б. Розебом (Амстердам университеты), В. Ф. Г. Нернст (Геттинген университеты), Кюстер ( Бреславль), Я. Һ. Вант Һофф (Берлин университеты) лабораторияләрендә эшли.

1898-1899 елларда - Санкт-Петербург университетының приват-доценты. «Учение о химическом равновесии», 1899-1890 елларда «Краткий курс физической химии» курсларын укыта.

1900 елның көзеннән Екатеринослав югары тау мәктәбендә гомуми химия буенча ординар профессор, аннары Варшава (1909-1915) һәм Ростов (1915-1921) университетлары профессоры.

1921 елның 8 февралендә үлә.

Төп фәнни хезмәтләре химия тигезлекләрен өйрәнүгә, шулай ук химиядә эволюция принцибын куллану белән бәйле химик кушылмаларны классификацияләү мәсьәләләренә багышланган.Органик булмаган комплекслы кушылмаларны, аерым алганда аммиакатларны өйрәнә.

Курилов органик булмаган, органик, физик һәм аналитик химия хезмәтләреннән тыш, төрле социаль сораулар буенча мәкаләләр яза.

1899 елда Екатеринослав фәнни җәмгыятен оештыра һәм аның беренче рәисе була. Югары Тау мәктәбе советы секретаре вазыйфасын башкара.

Екатеринослав шәһәрендә А.Н.Пол исемендәге өлкә музее оештыра.

1903 һәм 1904 елларда Екатеринослав губернасы халык укытучылары өчен гомуми белем бирү курслары оештыра.

Хезмәтләре үзгәртү

Фәнни үзгәртү

    • «Действие перекиси водорода на соединения двухатомных металлов, перекиси которых неизвестны» («Записки Казанского университета», 1889),
    • «О терпенах масла из смолы ели» («Журнал Русского физико-химического общества», 1889),
    • «О перекиси водорода, получающейся при электролизе смесей серной кислоты с водой» («Журнал Русского физико-химического общества», 1891),
    • «Anwendung des Massenwirkungsgesetzes und d. Phasenregel zur Untersuchung der organischen Additionsprodukte» («Zeitschr. f. Phys. Ch.», 1897),
    • «Разложение (диссоциация) химических соединений, образованных поглощением аммиака солями» («Записки Императорской академии наук», 1895),
    • «Опытное изучение химических равновесий в системах из двух и из трёх веществ» («Записки Императорской академии наук», 1899),
    • «О действии аммиака и едкого кали на растворы цинковых солей» («Записки Императорской академии наук», 1901),
    • «К учению об аммиакатах в связи с общей классификационной проблемой в химии» (Екатеринослав, 1905)
    • и др.,

Педагогик үзгәртү

    • «Краткий учебник химии для гимназий и реальных училищ» (СПб.: типо-лит. С. М. Николаева, 1896; с поледущими переизданиями),
    • «Основные начала химии: двенадцать лекций, прочитанных на общеобразовательных курсах для народных учителей и учительниц Екатеринославской губернии летом 1903» (Екатеринослав: Тип. Губ. Земства, 1903)
    • «Общий курс химии на современных основах» (Варшава: Тип. Варш. Учеб. Округа, 1910).

Иҗтимагый-сәяси үзгәртү

Иҗтимагый сораулар буенча В.Курилов имзасы белән дә, П. Алмазов һәм Ив.Тучков тәхәллүсләре белән дә вакытлы матбугатта төрле язмалары басылып чыккан.Соңгы хезмәтенең берсе - «Первоначальные задачи государственной думы» (1905) брошюрасы.

Тарихи үзгәртү

Редакцияләнгән:

һәм бастырган

  • «Материалы по оценке земель Екатеринославской губ., часть естественноисторическая, уезд Мариупольский» (Екатер., 1904)

Әдәбият үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү