Маҗарстан королевасы Илона

(Венгрия королевасы Илона битеннән юнәлтелде)

Илона (Елена) Сербская (мадьярча  Ilona, серб. Јелена / Jelena; якынча 1109 — 1146 соң) — Венгрия королевасы, король Бела II хатыны.

Маҗарстан королевасы Илона
Туган 1109
Үлгән 1146
Секешфеһервар, Секешфехерварский яраш[d], Фейер[d], Венгрия корольлеге
Җефет Бела II[d]
Әни Анна Диогениса[d]
Әти Урош I Вуканович[d]

Биографиясе үзгәртү

Атасы — Рашка дәүләтенең бөек жупаны (хаким) Урош I Вуканович. Әнисе— Анна Диогене-Вуканович (Анна Диогенисса). Венгрия короле Иштван II фатихасы белән аның ике туган абыйсы Белага 1129 елда кияүгә чыга. Иштванның атасы король Кальман I приказы буенча Бела сукыр ителгән була. Туйдан соң король Иштван II яшь парга Тольна шәһәре янындагы җирләрне бүләк итә.

Баласы булмаган Иштван вафат булганнан соң 1131 елның 28 апрелендә Бела II тәхеткә утыра. Илона үзенең сукыр иренә бик нык тәэсир итә. Ул король ягында булганнарны сукыр ителгән иренә үч итеп аристократиягә каршы заговор оештырырга инандыра. Заговор нәтиҗәсендә Арадта канлы кырылыш була, биредә мадьяр дворянлыгының 68 вәкиле үтерелә.

1141 елның 13 февралендә ире вафат булгач, бала булуга карамастан өлкән улы Геза II Венгрия короле булып китә. Илона һәм аның бабасы Белош Вуканович регент булып китәләр, 1146 елда улы балигъ булгач, аңа тулы идарә итү тапшырыла.

Гаиләсе үзгәртү

Ире: Бела II (1129 елда никахы була, 1141 елның 13 февралендә вафат була).

Балалары:

  1. Елизавета (1129—1155 тиклем), Польша кенәзе Мешко III хатыны
  2. Геза II, Венгрия короле (1130 — 3 май 1162)
  3. Ласло II, Венгрия короле (1131 — 14 гыйнвар 1163)
  4. Иштван IV, Венгрия короле (1133 — 11 апрель 1165)
  5. София (1136 — ?), Адмонте монастыренең монахинясы (Австрия)

Әдәбият үзгәртү

  • Soltész, István: Árpád-házi királynék (Gabo, 1999)
  • Kristó, Gyula — Makk, Ferenc: Az Árpád-ház uralkodói (IPC Könyvek, 1996)