Вена конгрессы, алман. Wiener Kongress1814 елның сентябреннән 1815 елның июненә кадәр дәвам иткән халыкара конгресс. Әлеге конгресс Европа дәүләтләренең Наполеон Франциясе белән сугышларына нокта куя. Сугыштан соңгы Европаның дәүләт корылышын билгели.

1815 елгы Европа чикләре
Конгресста катнашучылар
Александр I

Тарих үзгәртү

Конгресс 1814 елның сентябреннән 1815 елның июненә кадәр Венада үтә. Анда, Төркиядән кала, барлык Европа дәүләтләре дә катнаша.

Катнашучылар үзгәртү

Русия империясе  Русия империясе
Бөекбритания  Бөекбритания
Австрия  Австрия
Франция  Франция
Португалия  Португалия
Швеция  Швеция
Испания  Испания
Пруссия

Австриядән халыкара конгресста Франц I, К. Меттерних, Бөекбританиядән А. Веллингтон, Р. Каслри, Пруссиядән В. Һумбольдт, К. Һарденберг, Россия империясеннән Александр I, К.В. Нессельроде, А.К. Разумовский, Франциядән Ш. Талейран катнаша.

Конгрессның төп мәсьәләләре үзгәртү

  • Франция тәхетенә Бурбоннарны утырту;
  • Наполеонның яки аның иярченнәренең хакимияткә яңадан килүенә юл куймау;
  • Европаны җиңүче илләр мәнфәгатьләрендә яңадан бүлү.

Үзәк проблеманың берсе — Саксониядәге поляк җирләре була. Александр I Поляк кыйраллыгын Россия империясенә кушып, Саксонияне Пруссиягә бирү яклы була. Англия, Франция, Австрия әлеге тәкъдимгә риза булмый.

1815 елның мартында Наполеон Эльба утравыннан кача һәм Франциягә килә. 100 көннән аның гаскәре Ватерлоо янында тар-мар ителә. Наполеон кайткач, конгресста катнашучылар Европаны бүлү турындагы карарны кабул итүне тизләтәләр.

1815 елның 9 июнендә имзаланган генераль акт нигезендә,

1815 елның октябрендә Александр I тәкъдиме белән Австрия, Пруссия, Россия империясе хөкемдарлары катнашкан Изге берлек (рус. Священный союз) төзелә. Алар инкыйлаблар, халык чуалышлары вакытында бер-берсенә ярдәмгә килергә сүз куешалар.

Вена конгрессы карарлары 1918 елга кадәр көчендә була. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, Европада яңа мөнәсәбәтләр урнаша.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 5 (Ве-Во). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-334-6
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XVIII-XIX века. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-327-X

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү