Ведран Чорлука (хорв. Vedran Ćorluka; 1986 елның 5 феврале, Модран, БһГСҖ, Югославия) — хорват футболчысы, Мәскәү «Локомотив»ы сакчысы.

Ведран Чорлука
Туган телдә исем хорв. Vedran Ćorluka
Туган 5 февраль 1986(1986-02-05)[1][2][3] (38 яшь)
Модран[d], Дервента[d], Республика Сербская[d], Бүснә-Һәрсәк
Ватандашлыгы  Хорватия
Һөнәре футболчы
Җефет Франка Бателич
Спорт такымы әгъзасы Манчестер Сити, Интер[d], Динамо[d], Локомотив, Тоттенһәм Һотспур, Байер 04[d], Хорватия милли 17 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Хорватия милли 18 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Хорватия милли 19 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d], Хорватия милли 21 яшькәчә яшьләр футбол җыелмасы[d] һәм Харватия милли аяк тубы җыелмасы

 Ведран Чорлука Викиҗыентыкта

Ведран загребның «Динамо»сы тәрбияләнүчесе, аның сафларында ике тапкыр Хорватия чемпионы була, өстәвенә, 2007 елда үзенчәлекле алтын хет-трик (чемпионат, кубок һәм Суперкубок) ясый. 2007 елда «Манчестер Сити»га күчә, әмма биредә нибары бер сезон уздыра, шуннан соң 12,5 миллион фунтка «Тоттенхэм»га китә. 2012 елда Мәскәүнең «Локомотив»ына күчеп, тиздән «тимерьюлчылар»ның капитаны була.

2006 елдан алып Ведран Хорватия җыелма командасының төп составында чыгыш ясый, 2008 һәм 2012 елгы Европа чемпионатларының финал этапларында катнаша, шулай ук 2014 елгы дөнья чемпионатына бара.

Хорватия җыелма командасы составында 2018 елгы дөнья чемпионатының вице-чемпионы.

Тормыш юлы үзгәртү

Чорлука Югославиядә босниянең Дервент шәһәрендә туа. Аның әти-әнисе Йозо һәм Андья тумышы белән Дервентка якын Модран авылыннан. 1992 елда Босниядәге сугыш аркасында, Ведранның гаиләсе Хорватиягә, Загребка күченә, анда футболчының әтисе инженер буларак эшен дәвам итә, соңрак Чорлуканың агенты була. Сигез яшьтән алып Ведран «Динамо Загреб» командасының өй матчларына йөри[4].

Шәхси тормыш үзгәртү

Хатыны — җырчы Франка Бателич. 2020 елның 5 гыйнварында парның улы Виктор туа.

Клуб карьерасы үзгәртү

«Динамо» (Загреб) үзгәртү

Босниядә сугыш башланганда, Ведран Чорлука гаиләсе белән Загребка күчеп килә һәм сигез яшендә ул загребның «Динамо» клубы сафларына керә, 2003 елда ул профессиональ футболчы статусын ала һәм төп командага керә.

«Интер»га арендаланганнан соң, ул «Динамо»да төп уенчы була һәм беренче сезонда ук чемпионатта 31 матчта уйнап һәм өч туп кертеп, беренче урын ала. 2006 елның җәендә илнең төп җыелма командасында дебют ясый. Киләсе сезонда 21 яшьлек Ведран клуб белән алтын хет-трик ясый, ягъни ул Хорватия чемпионы, ил кубогы һәм Суперкубогы иясе була. Шул мизгелдән аңа «Эвертон»(рус.), «Милан» һәм дортмундның «Белоруссия» клублары кызыксыну белдерә башлый.

«Интер»га аренда (Запрешич) үзгәртү

2004 елда «Динамо» Чорлуканы Запрешичның «Интер»ына арендага бирә, анда шулай ук Лука Модрич һәм Эдуардо да Силва(рус.) уйнаган. «Интер» өчен ул 27 матч уздыра һәм 4 туп кертә, шул сезонда «Интер» Хорватия чемпионатында көмеш медаль яулый.

«Манчестер Сити» үзгәртү

2007 елда Ведран «Манчестер Сити» белән биш еллык килешүгә кул куя. Клуб уенчы өчен 11,5 миллион фунт акча түләгән. Дебют сезонында «Этихад»(рус.) стадионында нигез уенчысы була, Премьер-лига кысаларында 35 матч һәм Англия Кубогында 3 очрашу уздыра. 2008 елның җәендә Хорватия җыелма командасы составында Европа чемпионатына юл тота.

«Тоттенхэм Хотспур» үзгәртү

 
«Тоттенхэм Хотспур» составында (2008/09 сезон)

2008/09 елның сезон башында, Ведран «Манчестер Сити» өчен 6 матч уйнап, «Тоттенхэм» тарафыннан 12,5 миллион фунтка сатып алына.

2008 елның 15 сентябрендә «Тоттенхэм»да үз кырында «Астон Вилла»га(рус.) каршы уенда (1:2) дебют ясый. Гарри Реднапп(рус.) җитәкчелегендә «Тоттенхэм»ның төп уенчысы була, Премьер-лига кысаларында 35 матч үткәрә. Шулай ук клуб белән Лига кубогы финалына кадәр барып җитә. Киләсе елда «Тоттенхэм» янә кубок турнирларында уңышлы чыгыш ясый, Англия Кубогы ярымфиналына барып җитә, ә чемпионатта дүртенче урын ала һәм Еврокубокларга юллама ала. Чорлука 29 матч үткәрә һәм «Тоттенхэм» өчен беренче голны «Болтон»га каршы уенда кертә (2:2).

17 августта Чемпионнар лигасында «Янг Бойз»га(рус.) каршы квалификация раунды матчында дебют ясый. Еш имгәнүләр аркасында команда нигезендә урынны югалта. Гарри Реднаппның китүе, шулай ук еш җәрәхәтләр Лондон клубында аның өчен крест куя. 2011/12 сезонының беренче яртысында ул барлык турнирларда нибары 8 матч үткәрә.

«Байер 04»кә аренда үзгәртү

2012 елның 31 гыйнварында Чорлука леверкузенның «Байер 04» клубына ярты еллык арендага бирелә[5]. 4 февральдә сакчы Бундеслигада «Штутгарт»ка каршы уенда (2:2) «Байер 04» өчен чыгыш ясый. Старт составына керә, әмма февральнең соңгы көнендә җыелма команда өчен матчта авыр җәрәхәт ала һәм апрель азагына кадәр төшеп кала. Май аенда «Байер 04» хорватны сатып алырга карар кылмый, гәрчә ул бик яхшы уен күрсәтсә дә һәм »Байер»ның саклану редутларына тотрыклылык китерә алса да.

«Локомотив» үзгәртү

 
«Локомотив» составында (2017 ел)

2012 елның 27 июнендә Ведран Мәскәү «Локомотив»ы белән 3 елга контрактка кул куя[6]. Мәскәү клубы өчен беренче матчта ук «Мордовия» капкасына гол кертә (2:3). Россия чемпионатының беренче турларыннан башлап, 2012/13 сезонында 27 матч уздырган төп үзәк сакчы була. 2012 елның сентябрендә[7] һәм 2014 елның мартында[8] Чорлука социаль челтәрләрдә «Локомотив» җанатарларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча айның иң яхшы уенчысы дип таныла.

2013/14 сезонында Ведран Ян Дюрица белән «Локомотив»ның төп сакчыларын тәшкил итә, чемпионатта 28 матч уздыра, дисквалификация аркасында нибары 2 уен гына калдыра. Киләсе сезонда Ведран, Мәскәү клубы белән Россия Кубогын отып, тотрыклы рәвештә иң югары дәрәҗәдә чыгыш ясавын дәвам итә. Нәтиҗәдә, җанатарлар аны сезонда «тимерьюлчылар»ның иң яхшы уенчысы дип таный[9], ә команда президенты Ольга Смородская аны команданың лидеры дип атый[10], шуңа күрә 2015/16 сезоныннан башлап Чорлука команданың капитаны була[11]. 2016 елның кышында Чорлука «Бавария»га күчүдән баш тарта[12]. 2016 елның 16 августында «Локомотив» белән яңа 4 еллык контрактка кул куя[13].

2020 елның 25 февралендә «Локомотив» Ведран белән контрактны 2021 елның җәенә кадәр озайта[14].

2021 елның 31 мартында Чорлука 2020/21 сезон тәмамланганнан соң «Локомотив»тан китү турында игълан итә[15].

Җыелма команда составында үзгәртү

 
Хорватия җыелма команда составында (2013 ел)

2006 елның 16 августында Италия җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта Италиянең Ливорно шәһәрендә уйный. Футболчы матч тәнәфесендә Анте Серич урынына алмашка чыга һәм хорватларга 2:0 исәбе белән җиңү яуларга ярдәм итә. Әлеге матчтан соң даими рәвештә төп составта уйный. 2011 елның 11 октябрендә җыелма команда өчен үзенең 50 матчын уздыра.

Өч Европа чемпионаты катнашучысы (2008, анда команда белән чирекфиналга җитә, 2012, 2016) һәм ике дөнья чемпионатында катнашучы — 2014 һәм 2018, анда көмеш призёр була.

2018 елның 10 августында җыелма командада карьерасын тәмамлау турында игълан итә.

Тренер карьерасы үзгәртү

2021 елның 4 маенда Хорватиянең футбол федерациясе президенты Давор Шукер хәбәр иткәнчә, Чорлука киләсе Европа чемпионатына Златко Далич җитәкчелегендәге Хорватия җыелма командасының тренерлар штабына керәчәк[16].

Казанышлар үзгәртү

Команда үзгәртү

  «Динамо» (Загреб)

  • Хорватия Чемпионы: 2005/06, 2006/07;
  • Хорватия Кубогы иясе: 2006/07;
  • Хорватия Суперкубогы иясе: 2006.

  Локомотив (Мәскәү)

  • Россия Чемпионы: 2017/18;
  • Россия Кубогы Иясе: 2014/15, 2016/17, 2018/19, 2020/21;
  • Россия Суперкубогы иясе: 2019.

  Хорватия җыелма командасы

Шәхси үзгәртү

Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә: № 2 — 2013/14, 2015/16, 2016/17, № 3 — 2014/15.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. FBref.com
  3. AsMadrid: Grupo Prisa, 1967. — ISSN 1888-6671
  4. Андрей Вдовин. Ведран Чорлука: «У «Локомотива» не бывает середины, только чёрное или белое. Иногда я думаю, почему это не наши клубные цвета» // Футбол. — 2016. — № 41 (12 октябрь).
  5. Чорлука арендован «Байером»
  6. Чорлука официально стал игроком «Локомотива»
  7. Ведран Чорлука — игрок сентября!. ФК «Локомотив» Москва (8 октября 2012). әлеге чыганактан 2013-03-28 архивланды. 2014-04-07 тикшерелгән.
  8. Ведран Чорлука — игрок марта!. ФК «Локомотив» Москва (7 апреля 2014). әлеге чыганактан 2014-04-08 архивланды. 2014-04-07 тикшерелгән.
  9. Чорлука признан лучшим игроком «Локомотива» в сезоне
  10. Смородская: надо усилить центр поля, нападение. И ещё вингер не помешает
  11. ИГОРЬ ЧЕРЕВЧЕНКО: «ЧОРЛУКА — КАПИТАН. ЭТО МОЕ РЕШЕНИЕ»
  12. Чорлука отказался зимой переходить в «Баварию», Спаллетти хочет пригласить хорвата в «Рому»
  13. Ведран Чорлука продлил контракт с «Локомотивом». Официальный сайт ФК «Локомотив» (Москва) (16.08.2016). 15 December 2016 тикшерелгән.
  14. «Локомотив» продлил контракт с Чорлукой до 2021 года. 2021-02-11 тикшерелгән.
  15. Чорлука не продлил контракт с «Локомотивом» из-за неуважительного отношения руководства.
  16. Чорлука будет помощником главного тренера сборной Хорватии на Евро-2020

Сылтамалар үзгәртү