Вацлав Ганка ( чех. Václav Hanka Васлав Ханка ; 10 июнь 1791(17910610) , Көниггрец янындагы Горжиневес, хәзерге Градец-Кралове - 12 гыйнвар 1861 , Прага ) - чех филологы һәм шагыйре, славян, укытучы, милли яңарыш лидеры, ялган Краледворск һәм Зеленогорск кулъязмаларын язучы һәм җитештерүче буларак билгеле.

Вацлав Ганка
Туган телдә исем чех. Václav Hanka
Туган 10 июнь 1791(1791-06-10)[1][2][3][…]
Горжиневес[2][4]
Үлгән 12 гыйнвар 1861(1861-01-12)[1][2][3][…] (69 яшь)
Прага, Боһемия кыйраллыгы[d], Земли Чешской короны[d], Австрия империясе[2][3][4][…]
Күмү урыны Вишеһрад зираты[d]
Яшәгән урын birthplace of Václav Hanka[d]
Ватандашлыгы  Австрия империясе
Әлма-матер Карл университеты[d]
Һөнәре телбелгеч, шагыйрь, китапханәче, әрхипче, педагог, тәрҗемәче, язучы, тарихчы, археолог, ыславис, университет профессоры
Эш бирүче Карл университеты[d]
Фән өлкәсе: филология, славистика[d][2] һәм переводческая деятельность[d][2]
Эш урыны: Карл университеты[d]

 Вацлав Ганка Викиҗыентыкта

Ул Көниггрецтагы мәктәптә укыган (1806-нчы елдан соң Наполеон I белән союздаш булган Австрия армиясенә чакырылмас өчен җибәрелгән), аннары Прага Карл университетына укырга керә һәм анда чех телен яклау өчен түгәрәк булдыра. Ул Венада хокук өйрәнә һәм анда чех газетасы бастыра.1813 елда ул славян филологиясенә нигез салучы Йосеф Добровский белән таныша.

Ганканың туган йорты
Высеһрад зыяратында Ганка кабере

Ялган "табышлары" үзгәртү

1815 елда Прага музееның беренче китапханәчесе була һәм гомеренең ахырына кадәр шушы вазифада эшли. Иске славян һәм рус телләрен Карл университетында (Прага) укыта.

Чехларның башка славян халыклары белән мәдәни элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Ул рус тарихы һәм борынгылары җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана. Панславизм тарафдары, актив русофил, моның өчен патша Хөкүмәтеннән акчалата ярдәм һәм бүләкләр алган. Чех теленә украин җырларын, «Слово о полку Игореве» әсәрен тәрҗемә итә.

Вацлав Ганканы ялган кулъязмалар (Краледворская рукопись, Зеленогорская рукопись) эшләгән дип гаеплиләр. Әмма славянофилләр бу эшне яхшы ният белән эшләгәндер, дип саныйлар. XIX гасыр ахырында Ян Гебауэр бу кулъязмаларны ялганлыкта гаепләп һәм моны филологик анализ ярдәмендә исбатлаган вакытта, фальсификацияләр үз ролен ярты гасыр башкарган инде.

Бәлкем, Ганканың иң "зарарлы" фальсификациясе - 1242 елда Монгол-татарларны Оломук янында Ярославының җиңүе хикәяседер (Краледвор кулъязмаларының берсе). Бу мифик сугыш бер тарихи әсәрдән икенчесенә адашып йөри, һәм кулъязмалар фаш ителгәннән соң да, ул хәтта ЗСЭның өченче басмасына керә.

Чех-рус композиторы Игнатий Воячекның Реквиемы (1861) Ганка истәлегенә багышланган.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Л. П. Лаптева. Краледворская и Зеленогорская рукописи и их оценка в России XIX и начала XX вв. // Studia slavica, Budapest, 21, 1975, 67-94.