Вахитов мәйданы (Казан)

Вахитов мәйданы, Казан шәһәренең Вахитов мәйданы, рус. площадь ВахитоваКазан шәһәренең тарихи үзәгендәге мәйдан. Казанның Вахитов районы һәм Казанның Идел буе районнары чигендә, Иске Татар бистәсенең көньяк өлешендә, хәзерге Лозовский исемендәге бистә җирлегендә урнашкан. Мәйданның көнбатыш чиге — Кабан күленә Ботаника ермагы кушылган урында. Ботаника ермагының яр буенда "Вахитов" скверы урнашкан.

Вахитов мәйданы
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Вахитов, Идел буе
Почта индексы 420021
Кисеп үтә
Техника урамы
Мәйдан панорамасы

Тарих үзгәртү

 
Мәйдан күренеше.
Үзәк мебель йорты

1930 елларда Техника урамы һәм Жданов урамы (1944-1988 елларда Жданов урамы, 1927-1944, 1988-2015 елларда Эсперанто урамы, 2015 елдан соң Нурсолтан Назарбаев урамы) барлыкка килгәндә оешкан.
Рәсми рәвештә 1962 елда инкыйлабчы Мулланур Вахитов (1885-1918) исеме бирелә. Аңа кадәр Крестовниковларның сабын кайнату-химия заводына Вахитов исемендәге химкомбинат (хәзерге «Нәфис-косметикс») исеме бирелә.
2000 елга кадәр мәйдан уртасындагы чәчәк клумбасы тирәли транспорт йөри алган. 2000 елда әлеге клумба һәм транспортның әйләнә ясап хәрәкәт итүе бетерелгән.

2015 елда "Парклар һәм скверлар" чаралары кысаларында "Нәфис" ширкәте катнашында Ботаника ермагының яр буенда, Зооботаника бакчасы каршында "Вахитов" скверы төзекләндерелә башлый, сентябрьдә гарасат вакытында зур зыян күрә[1].

Урамнар үзгәртү

Вахитов мәйданына чыгучы урамнар:

Биналар үзгәртү

Мәйданны күпчелек сәнәгать биналары уратып алган.

  • «Нәфис-косметикс» төркеменең сәнәгать-җитештерү биналары һәм сервис үзәге (Тукай урамы һәм Бертуган Петряевлар урамы чатында).
  • Казан киез итек басу комбинаты биналары.
  • «Татмебель» комбинаты бинасы һәм аның сәүдә үзәге — Үзәк мебель йорты (Тукай урамы һәм Техника урамы арасында).
  • «Спасение» хастаханәсе.
  • «Ромашка» балалар бакчасы.
  • Мәйданда бердәнбер уку йорты — Казан азык сәнәгате механика-технология техникумы (Тукай ур., 113) урнашкан.

Транспорт тукталышлары үзгәртү

  • Автобус — 5, 23.25.43, 56, 65, 68, 71, 72, 79, 99, 99а, 210
  • Трамвай — 3[2]

Мәйданнан ерак түгел Вахитов тимер юл тукталышы урнашкан.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү


Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани