Василий Эктел (чын исеме Василий Петрович Сидоров; 1950 елның 26 феврале, Лашчы-Таяба, Ялчык районы, Чуаш АССР - 2005 елның 17 августы; Чабаксар, Чуашстан) - чуаш язучысы, шагыйрь. Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), «Тăван Атăл» журналы премиясе лауреаты. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1988 ел).

Василий Эктел
Туган 26 февраль 1950(1950-02-26)
Ялчык районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 2005
Чабаксар, Россия
Һөнәре шагыйрь

Биографиясе үзгәртү

Язучы 1950 елның 26 февралендә Чуаш АССРның Ялчык районы Лашчы-Таяба авылында туа.

1972 елда Чуаш дәүләт педагогика университетын, 1982 елда М. Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтын тәмамлый. 1972 елдан 1974 елга кадәр Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Наманган шәһәре мәктәп интенатында укыта. 1974 елдан алып 1976 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә, 1975 елда Ялчык районы архитекторы булып кайта, 1980 елдан алып 1985 елга кадәр Чуаш телестудиясе корреспонденты булып эшли, 1988-1990 елларда «Ялав» һәм «Пике» журналларында сәнгать мөхәррире булып эшли. 1990 елдан алып 2005 елга кадәр «Калем» чуаш язучылары фондын һәм нәшриятын җитәкли.

2005 елның 17 августында авырудан соң Чуашстан башкаласы Чабаксарда вафат була.

Иҗаты үзгәртү

Василий Петрович күпкырлы талантлы әдип, ул үзен күп жанрларда күрсәтә: ялкынлы публицист, әдәбият һәм сәнгать белгече, прозаик, шагыйрь.

Күренекле китаплары:

  • «Тĕлĕнтермĕшсем» (1982);
  • «Иртнĕ кун çути» (1984);
  • «Çĕре тăнлатăп» (1990)
  • «Чи хитри» Самый красивый (1991);
  • «Шавкăн» (1994);
  • «Лили» (1996);
  • «Юлашки хĕрлĕ çулçă ташши» (1998);
  • «Сăвăр çырми» (1999);
  • «Пархатар» (2000);
  • «Тăван шкултан инçе çула» (2000);
  • «Пĕчĕк тĕнче те аслă» (2002);
  • «Грачиный город» (Курак хули, вырăсла, 2000).

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Эктел, В. Василий Эктел, çыравçă: «Юрату пĕтсен тĕнче пĕтет...» / В. Эктел ; В. Романов сăн ӳкерчӗкӗ // Тантăш. – 1997. – 11 раштав (№ 50). – С. 15.
  • Афанасьев, П. Эктель (Сидоров) Василий Петрович // Афанасьев, П. Писатели Чувашии / П. Афанасьев. – Чебоксары, 2006. – С. 515-516.
  • Гаврилова, Н. Чӑваш юратӑвӗн ӳнерҫи : [Василий Эктелӗн «Лили» кӗнеки пирки] / Н. Гаврилова // Тантӑш. – 2012. – 9 нарӑс (№ 5). – С. 9.
  • Лаштай, П. Нумай енпе аталаннă ĕçчен / П. Лаштай // Тăван Атал. – 2010. – № 2. – Прил.: с. 38-42. – (Сунтал).
  • Мустаев, Н. Анлӑ сукмак : [Василий Петрович Сидоров (Эктель) 60 ҫул тултарнӑ тӗле] / Н. Мустаев // Елчӗк ен. – 2010. – 27 нарӑс. – С. 4.