Василий Степанченко

Васили Степанченко (укр. Василь Олексійович Степанченко, 22 март 1914(1914-03-22), Веселое[d], Рыльск өязе[d], Курск гөбернәсе, Россия империясе7 сентябрь 1995(1995-09-07) (81 яшь), Киев, Украина) — авиатөзүче, Социалистик Хезмәт каһарманы (1971), Омск авация заводының баш инженеры (1949-1954), Киев авиация заводы директоры (1954-1958, 1965-1979).

Василий Степанченко
Туган телдә исем укр. Василь Олексійович Степанченко
Туган 22 март 1914(1914-03-22)
Веселое[d], Рыльск өязе[d], Курск гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 7 сентябрь 1995(1995-09-07) (81 яшь)
Киев, Украина
Күмү урыны Байкове зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре Q10497074?
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

1914 елның 22 мартында Россия империясе Курск губернасы Рыльск өязенең Веселое Глухово авылында күп балалы ( 6 бала була) украин гаиләсендә туа.

1931 елда Воронеж авиация техникумына укырга керә, ул «бишле»гә укый.

1940 елда шулай ук Казан авиация институтын уңышлы тәмамлый һәм Казан авиазаводында эшли, анда мастердан алып производство башлыгы урынбасарына кадәр хезмәт юлы уза.

1949-1954 елларда - Омск авиазаводының баш инженеры, ул вакытта анда беренче «Ил-28»реактив бомбардировщикларын серияле җитештерү җайга салынган.

1954-1958 елларда - «Авиант» Киев авиация заводы генераль директоры.

1954-1965 елларда-Киев совнархозы рәисенең беренче урынбасары.

1965 елда яңадан Киев авиазаводы генераль директоры вазыйфасына билгеләнә.

В. А. Степанченко 1995 елның 7 сентябрендә вафат була:Авиазаводның юбилее якынлаша. Степанченко кулъязманы тәмамларга да өлгергән. Аңа тантаналы кичәдә сүз бирәләр. Василий Алексеевич хисле, оптимизм белән самолет төзүчеләргә нык сәламәтлек тели һәм көтмәгәндә егылып төшә башлый, аны кызы тотып кала.

Гаиләсе үзгәртү

  • Кызы-Галина Степанченко (1945 елда туган), сәнгать белеме кандидаты, Киев милли композиторлар берлеге рәисе урынбасары, украин.
  • Оныгы - Ольга Нежиборец,, «Балалар йөрәге» Халыкара хәйрия фонды директоры урынбасары.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • «Авиант» заводының административ корпусында мемориаль такта урнаштырылган, завод музеенда Василий Алексеевичка багышланган экспозиция бар.
  • 2007 елда Киев шәһәренең Святошинский районындагы Служебный урамын Василий Степанченко урамы дип үзгәртәләр.

Сылтамалар= үзгәртү