Василий Соколовский

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Василий Данилович Соколовский (бел. Васіль Сакалоўскі Данілавіч;; 9 (21) июль 1897 — 10 май 1968 ел, Мәскәү) — совет хәрби эшмәкәре, Советлар Берлеге маршалы (3 июль 1946 ел), Советлар Берлеге Герое. КПСС Үзәк Комитеты әгъзасы (19521961).

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Хезмәт итүе СССР
Туу датасы 9 (21) июль 1897[1]
Туу урыны Козьлики (Билостоцкий повяты), Белостокский уезд[d], Гродно губернасы, Литва янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлем датасы 10 май 1968(1968-05-10)[2][1] (70 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР[2]
Җирләнгән урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Һөнәр төре офицер, сәясәтче, автор, гаскәрбашы
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Активлык чорнының башы 1918
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы XIX съезд КПСС[d], XX съезд КПСС[d], XXI съезд КПСС[d] һәм КПССның XXII съезды[d]
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d]
Җитәкләгән хәрби соединение (ИСКЕРГӘН) Көнбатыш фронт һәм Группа советских войск в Германии[d]
Сугыш Русия ватандашлар сугышы, Алман-совет сугышы, Мәскәү өчен сугыш һәм Смоленск бәрелеше
Гаскәр төре Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре
Әгъзалык СБКФ ҮК
Бүләкләр
 Василий Соколовский Викиҗыентыкта

Бөек Ватан сугышы вакытында — штаб начальнигы һәм фронтлар командующие. Сугыштан соң теоретик буларак билгеле, «Военная стратегия» хезмәте авторы.

Совет хәрби начальниклары И. Г. Захаркин һәм А. М. Пронинның кодасы.

Биографиясе үзгәртү

1897 елның 9 (21) июлендә Гродно губернасы Белосток өязенең (хәзерге вакытта — Польшаның Подлякск воеводствосы Белосток повяты) Козлики авылында туа. Белорус[3].

 
Василий Соколовский. 1919 ел

1905 елда чиркәү-мәхәллә мәктәбен тәмамлый һәм Заблудоводагы күн заводында эшли башлый. Анда эшләгәндә үзаллы белем ала, аннары 1912 елда — ике сыйныф укытучылар мәктәбен, ә 1918 елда Невельск укытучылар семинариясен тәмамлый[4]. Семинарист буларак, Беренче дөнья сугышына чакырылмый, әммә 1915 елда мобилизация буенча берничә ай оборона рубежларын төзүдә эшли.

Кызыл армиядә хәрби хезмәттә 1918 елның февраленнән, үз теләге белән аңа тәүгеләрдән булып керә. 1918 елның маенда Мәскәү хәрби-инструктор курсларын үтә. Ватандашлар сугышы вакытында Көнчыгыш, Көньяк һәм Кавказ фронтларында сугыша. Курслар төгәлләнгәннән соң җибәрелгән 2нче Урал полкына җибәрелә: 1918 елның маеннан рота командиры була, 1918 елның июненнән — батальон штабы начальнигы һәм Лопатинның кызыл гвардиячылар отрядлары инструкторы, 1918 елның июленнән — яңадан Совет тау полкының 2нче ротасы командиры, августтан — полк командиры ярдәмчесе, 1918 елның сентябреннән — полк командиры вазыйфасын башкара.

1918 елның октябреннән 1918 елның июленә кадәр — РККА-ның Хәрби академиясе тыңлаучысы. Курс тәмамлаганнан соң, фронтка, 10 нчы армия Реввоенсовет карамагына җибәрелә. 1919 елдан — 32нче укчылар дивизиясе штабы начальнигының өлкән ярдәмчесе һәм Көньяк фронтта бу дивизиянең вакытлыча бригада командиры. 1919 елның 19 июленнән 7 августына чаклы — Көнчыгыш фронтның 5нче армиясе Җыелма атлы дивизиясе начальнигы. 1919 елның 6 — 16 октябреннән 13нче Себер атлы дивизиясе начальнигы[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Соколовский Василий Данилович// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Чередниченко М. Маршал Советского Союза Василий Соколовский // Полководцы и военачальники Великой Отечественной. Вып. 1. — 2-е изд. — 1971. — С. 331—371. — 448 с. — (Жизнь замечательных людей). — 150 000 экз.
  • Соловьев Д. Ю. Все генералы Сталина. — М., 2019. — ISBN 9785532106444. — С.83-85.
  • Маршалы Советского Союза. Личные дела рассказывают. — 1996. — 96 с.
  • Jacobs, Walter Darnell. "Sokolovsky's" Strategy. // Military Review. — July 1963. — Vol. 43 — No. 7.
  • Маршал Василий Соколовский. — М.: Издательство Илсөяр, 2017. — 239 с. — ISBN 978-5-7030-1186-7.

Сылтамалар үзгәртү