Варнашрама-дхарма

Варна́шрама-дха́рма (санскр. वर्णाश्रम धर्म, санскр. (IAST) Varṇāśrama dharma) — Ведалар буенча җәмгыятьне дүрт сыйныфка (варна)га һәм дүрт рухи тормыш тәртибенә бүлү.

Варналар үзгәртү

Варнашрама системасы буенча җәмгыять дүрт варнага бүленә:

Ману законнары буенча брахман һәм шудра кыздан туган кыз бала янә брахманга кияүгә чыкса, түбәндәге югары дәрәҗәгә җиде буын эчендә җитә. Бу шулай ук кшатрий һәм вайшья токымына да кагыла.

Ашрамнар үзгәртү

Ведик ашрамнар системасы дүрт рухи тормыш тәртибеннән тора, алар хәзерге Һинд диненең барлык юнәлешләрендә гамәлдә. Кеше тормышы (аның озынлыгы 100 ел дип алына) һәрберсе 25-әр ел булган дүрт тигез периодка бүленә:

  • Брахмачарья — тормышның беренче периоды, аны өйрәнчек монах буларак җенси тыелып, гуруга хезмәт итеп, аннан рухи белем алып үткәрә.
  • Грихастха — гаилә тормышы, эш. Бу ашрамда Пурушартха Кама һәм Артха башкарыла. Гаилә корган индусның бурычы ата-анасын, балаларны, кунакларны һәм изге шәхесләрне тәэмин итү.
  • Ванапрастха — эшләрдән китеп материаль тормыштан тулы ваз кичүгә әзерләнү. Бу стадиядә, барлык материаль бурычлар салмак кына олы балаларга тапшырыла, күбрәк вакыт рухи гамәлләргә һәм изге урыннарга сәфәр кылуга бирелә.
  • Санньяса — тормышның соңгы этабы, матди дөньядан тулы ваз кичү стадиясе, ул аскетизм һәм үзаң һәм рухи гамәлләргә тулы багышлау белән хаслана. Бу ашрамда үлем мизгеленә кирәк әзерләнү һәм Мокша (матди дөньядагы тормышлардан азат булуга) ирешүгә әзерләнү башкарыла.[1]

Һинд диненең изге язмаларында һәм ведик җәмгыятьтә варнашрама үзгәртү

Индуизмның дини традициясе буенча, варнашрама-дхарма цивилизация барлыкка килгәнчегә кадәр үк булган һәм Ходайның үзе тарафыннан эшләнгән. Кришна «Бхагавад Гита»да үзен аның барлыкка китерүчесе дип атый:

  Матди табигатьнең өч гунасы һәм аларга бәйле эшчәнлеккә туры килерлек итеп, Минем тарафыннан кеше җәмгыятенең дүрт сыйныфы эшләнгән.  

«Вишну-пурана»да аңлатылганча (3.8.9):

  Ходайның Иң Югары Шәхесе, Вишну, варналар һәм ашрамнар системасында тиешле бурычларны үтәп хөрмәт ителергә тиеш. Иң Югары Ходайны канәгатьләндерү өчен башка юл юк. Кеше дүрт варна һәм дүрт ашрам системасында булырга тиеш.  

Төрле Һинд дине изге язмаларында варнашрамадан гайре җәмгыять системасы нормаль функцияли алмый дип аңлатыла. Бу кеше җәмгыятенең тәртипкә салынган структурасы цивилизацияле җәмгыятьнең табигый формасы булып тора. Варнашрама җәмгыять элемтәләрен тәртипкә салу, кешеләргә рухи үзаң һәм рухи үсү өчен шартлар тудыру өчен бар.

Ведик җәмгыятьтә варнашрама системасы кешене рухи дәрәҗәгә күтәрер өчен камил матди эш коралы буларак каралган. Һәрбер кеше Ходайга үз бурычларын үтәп хезмәт итсә, җәмгыятьтә тынычлык һәм муллык булачак, ә кеше ахыр чиктә Мокшага (матди дөньядан азат ителүгә) ирешергә мөмкин. Ведик әдәбияты буенча үткән вакытта варнашхрама-дхарма коры фикерләүгә нигезләнгән концепция гына булмаган. Бу бөтен дөньяда булган җәмгыять тәртибе системасы булган. Аның үзәк элементы булып куәтле, диндар патша торган, ул үз эшчәнлеген брахманнар киңәшләренә туры китереп корган. Борынгы Һиндстанда Притху, Прахлада, Дхрува, Рама, Юдхиштхира һәм Парикшит кебек патшалар булган, алар дәүләт белән меңьеллыклар буена идеаль идарә иткәннәр.

Шулай ук карагыз үзгәртү

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Варнашрама-дхарма» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. S. S. Rama Rao Pappu. Hindu Ethics // Contemporary Hinduism: Ritual, Culture, and Practice (ed. R. Rinehart), ABC-CLIO, 2004, pp. 165—168.