Русиядә варикоз авыруының төрле формалары белән 30 миллионга якын ; кеше интегә һәм бу күрсәткеч үсүен дәвам итә. Әгәр миокард инфаркты, инсульт авырулары еш телгә алынсалар, бу авыру никтер икенче планда кала ' килә. Ә хатын-кызларның варикоз белән бозылып ямьсезләнгән аяклары, шул ук авыруларга китерергә мөмкин икәнлеге искә алынмый диярлек. Аякларда бүртеп чыккан веналар, аларның шешенүе, калкып чыккан төеннәр — болар варикоз авыруының тышкы яктан күренеп торган билгеләре. Еш кына авыру—аяклар ару, тартылып тору тойгысы барлыкка килүдән башланып китә. Иртәнге якта сиздерә торган симптомы — тире ; өстендә күп тамырлы кечкенә «пәрәвез җепләре», йә тамыр йолдызчыклары ясалуы. Вакыт узу белән, веналар кабарган урыннарда авырту барлыкка ; килү, балтыр мускулларының көзән җыерып тартышуы борчый башлый.

Варикоз чире
Сурәт
Саклык белгечлеге кан тамырлары хирургиясе[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару myristyl sulfate[d][1] һәм sodium tetradecyl sulfate[d][2]
ICD-9-CM 456.8[3] һәм 454.9[3]
NCI Thesaurus идентификаторы C35114[4]
 Варикоз чире Викиҗыентыкта

Андый урыннарда тиренең сизгерлеге кими. Бүген бу авыру хатын-кызлар проблемасы гына дип каралмый, чөнки ирләрнең һәр бишенчесендә диярлек аны очратырга була. Варикоз авыруы : сатучыларда, чәчтарашларда, укытучыларда, йөкчеләрдә бик еш күзәтелә.

Куркыныч астына хәтта мәктәп балалары да эләгә. Варикоз авыруы нинди сәбәпләрдән барлыкка килә соң?

* Озак утырып яки басып башкара торган эш. Бу вакытта аяк веналарында кан йөреше акрыная һәм бу веналарның киңәюен 30-40 % ка арттыра.

* Нәселдәнлек — әтиләре варикоз белән авырган ир кешеләрдә авыру 4-5 тапкыр ешрак күзәтелә.

* Аяк травмалары варикоз авыруы килеп чыгуын 2 тапкырга арттыра.

* Веналарның бүртүенә еш эч катулар да сәбәпче булып тора. Хроник рәвештә эчләре катып интегүчеләр арасында — 30 % ирләрдә, 50 % хатын- кызларда варикоз авыруын очратырга була.

* Гормональ контрацепция куллану, гормоннар белән дәваланулар тром­ боз авыруына бирешүчән хатын-кызларның веналар белән проблемаларын 3,5 тапкырга арттыра.

* Бик еш авыр йөкләр күтәрү аркасында килеп чыккан киеренкелек веналарның кысылуына китерә. Аларда кан йөреше авырлаша, нәтиҗәдә варикоз авыруы барлыкка килә.

Варикоз авыруына җенси фактор да тәэсир итә дияргә була. Варикоз белән интеккән бер ир кешегә шундый дүрт хатын-кыз туры килә. 13-15 % очракта хатын-кызлар бу авыруга беренче тапкыр бала тапканнан соң дучар булалар, икенче баладан соң — 30 % , ә 3-4 бала тапканнан соң авыру барлыкка килү очрагы — 70 % тан артыграк.

Авыруны китереп чыгаручы кайбер факторлар күзгә ташланмаса да (аның нәселдән килүе, яшь артуына, җенескә бәйле булуы күпләргә билгеле), үзегез күреп-сизеп торганнарына игътибар итеп, вакытында табибларга күренсәгез, яхшы булыр.

Бигрәк тә беренчел симптомнар — авырту, варикоз булырга җыенган урынның кызышып торуы, кычытуы, чәнчеп-чәнчеп алуы, көн азагында шешенеп китүе, төнлә йоклаганда көзән җыеруы сезне бу авыру турында уйландырырга тиеш.

Варикоз авыруы еш кына тирән яткан веналардан башлана, ә аларны махсус җиһазлардан башка тикшереп булмый. Шуңа күрә кан тамырларын тикшертү өчен табибларга күренергә киңәш ителә. Өстәрәк яткан кан тамырлары бераз соңрак зарарлана башлый, аларда кечкенә йолдызчыклар килеп чыгуы авыруның икенче этапка күчүе турында сөйли.

Басып торганда авырлык, авырту тойгылары сизү варикоз авыруының беренче билгеләре булып тора. Йөргән вакытта авырту югала. Шунысын да әйтергә кирәк, бу симптомнар веналарның көчсезләнүен буыннар ял­ кынсынуыннан, остеохондроз авыруларыннан аерып тора. Әлеге авырулар булганда, авырту, киресенчә, йөргән вакытта көчәеп китә. Варикоз авыруы шул ягы белән дә үзенчәлекле: авыртулар беренче стадияләрендә көчлерәк булып, тора-бара кимегән кебек тоела.

Чир алга таба дәвам иткәндә кан тамырларының эластиклыгы югала.

Нәтиҗәдә вена клапаннарының функциясе бозыла, ә бу үз чиратында кан агышының тизлеге кимүгә һәм тромбофлебит авыруы — тамыр стенкасы ялкынсынуына, тромб ясалуга китерә. Кан тамырында ясалган тромб вена куышлыгын капларга мөмкин. Кайвакыт ул тромблар аерылып китеп, тамыр буенча үпкәләргә барып җитә һәм бик куркыныч катлаулану — тромбоэмболиягә, кан әйләнеше, тышкы сулыш алу бозылышына китерә.

Шуңа күрә авыруны аздырырга ярамый.

Дәвалау процессында веналарның тышчасын ныгыту, кан тамырларыны ң төзелешен һәм функцияләрен яхшырту өчен төрле дарулар кулланыла.

Мондыйларга Русия даруханәләрендә сатыла торган эскузан, венозол, флебодиа, венорутон, антистакслар керә. Венозол препараты Русиядә чыгарыла һәм комплекслы чара булып исәпләнә. Дәвалау бәйләвечләре, махсус трикотаж да ярдәм итә. Колготка һәм оекларның файдасы аларның басымны тигез бүлмәүләреннән килеп чыга, чөнки басым аскы өлештә югары булып өскә таба йомшарып менә. Кан йөреше тукталып тормый, аяклар да арыганлык халәтеннән котыла. Дәваланмыйча озак йөреп, авыруга куркыныч яный башласа, операция ясату мәсьәләсен күз алдында тотарга кирәк.

Хәзерге яңа хирургик методларның яхшы ягы — аларның аз җәрәхәт белән ясалуы. Тик шунысын да әйтергә кирәк, варикоз авыруын тулысынча дәвалап булмый. Барлык дәвалау методлары да авыруның үсешенә каршы тора һәм аның симптомнарын киметергә ярдәм итәләр. Склеротерапия венага склероз ясый торган матдәләр кертеп томалауны з күз алдында тота. Бу метод зарарланган урыннарны сайлап алырга мөм­ кинлек бирә. Процедура берничә минут кына бара. Дәвалауны берничә сеанс узарга кирәк. Процедураны ясаткач компрессияле оек киеп йөрү таләп ителә.

Термокаустика—тукымаларны кызган металл белән яндырып коагуляция 1 ясау ысулы. Капиллярларга электр тогы тәэсир итә, шуңа күрә процедура) тиз, нәтиҗәле һәм авыртусыз башкарыла.

Лазер. Яктылык дулкыны гемоглобин белән йотыла, шул сәбәпле кан җылына һәм барлыкка килгән җылылык тамырга тәэсир итә.

Варикоз авыруыннан профилактика өчен махсус колготкаларны бу авыру нәселдән килүчеләргә, гел аяк өсте йә гел утырып эшләүчеләргә (кибетчеләр, парикмахерлар, хирурглар һ.б.) кияргә тәкъдим ителә. Иң мөһиме дөрес компрессия бирүче кием сайларга һәм аны регуляр рәвештә (атнасына 5 тапкырдан да ким түгел) кияргә кирәк. Баскычта йөрү яхшы нәтиҗә бирә. Аякларга салкын-җылы су сиптереп контраст душ ясау варикоз авыруына профилактика булып тора. Хроник рәвештә эч кибу бу авыруга бер этәргеч булганлыктан, сыеклык эчү режимын көйләргә һәм эч кату мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Үзегездә бу авыру симптомнары барлыкка килүен сизә башласагыз, ва­ рикоз авыруын катлауландырмас өчен, табибларга күренүегез яхшы. Бу бигрәк тә нәселдәнлеге начар булган, авырга узган хатын-кызларга, кон- трацепция өчен гормоннар кабул иткәндә, климакс вакытында бик мөһим.

* Өйдә булганда аякларга ял бирергә, аларны югары куеп ятарга кирәк.

Бу поза веналардагы канны йөртү өчен бик яхшы. Аяклар, утырып яки басып торгандагыга караганда, ятканда күбрәк ял итәләр.

* Суда йөзү, велосипедта йөрү, табаныгызны боргалау, аякларыгызны сыйрак-табан буыныннан бөгеп турайту күнегүләре ясасагыз, яхшы булыр.

* Тукталышларда автобус көткән вакытларда бер урында гына басып тор­ мыйча, йөреп, бармакларыгызны селкетеп, мускулларыгызны эшләтсәгез, каныгыз түбәндә тукталып калмас.

: *Машинада озак утырып барганда, юлда туктап, хәрәкәтләнеп, кан йө­ решен үзгәртеп җибәрергә кирәк. *Гәүдә авырлыгыгызны да контрольдә тотыгыз. * Аяк мускуллары армасын өчен, биек үкчәле аяк киемнәре белән мавыкмыйча, уңай аяк киеме киеп йөрергә кирәк. Бу нормаль кан йөреше булдырырга ярдәм итәр.

Варикоз авыруы — хирургик чир. Ләкин аның башлангыч чорында консерватив методлар кулланып дәваланырга була. Моның өчен табиб тәкъдим иткән киңәшләрне үтәргә кирәк. Шул ук вакытта тәмәкедән һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту мөһим. ' Әгәр кан тамырларыгыз ялкынсынып кызарып чыкса, кайбер урыннарда тыгызлану, авырту барлыкка килсә, ягъни тромбофлебит башланса, барлык күнегүләрне дә туктатып торыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Тром­бофлебит башланган очракта күп йөрү, йөгерү, физик күнегүләр һәм аеруча виброгимнастика белән шөгыльләнүнең файдадан бигрәк, зыян китерүе момкин.

Варикоз авыруын комплекслы дәвалауда халык медицинасы чаралары киң кулланыла. Халык табиблары чистартылган 5 бәрәңгене угычта уып, шул измәне авырган аякларга ышкырга киңәш итә.

Аякларга ванна ясау өчен бер рецепт: 1 әр аш кашыгы салынган каен яфрагы, кычыткан һәм әрекмән (лопух) катнашмасына 1 литр кайнар су салып, су мунчасында 30 минут төнәтергә кирәк. Төнәтмәгә соңыннан 36-37 градуска кадәр җиткәнче җылы су өстиләр һәм ванна әзер. Аякларыгызны ; бу төнәтмәдә 20 минут тотыгыз.

Халык медицинасы белгечләре мондый төнәтмә эчеп дәваланырга тәкъдим итә: 1 аш кашыгы гади колмакка (хмель) 1 стакан кайнар су салып, су мунчасында 15 минут төнәтергә кирәк. Аннан соң суытып сөзәргә һәм көненә 3 тапкыр, ашаганчы 1 әр стакан эчәргә.

Варикоз авыруы вакытында мондый чаралар да ярдәм итәргә мөмкин.

Бер үк күләмдә алынган оеган сөт һәм вакланган әрем яфракларын кушып болгатыгыз. Шул катнашманы марля аша аякка сылагыз, шуннан соң өстән тыгыз тукыма белән каплап, аякны мендәр өстенә куегыз.

Канәфер куагы (сирень) яфраклары яртылаш тутырылган банкага аракы яки спирт (тулганчы) салалар. Катнашма 1 атна буе караңгы урында тө­ нәтелә. Вакыт-вакыт болгатып торырга кирәк. Әзер катнашманы сөзәргә. 1 ай дәвамында аякларны (бармаклардан ук башлап) бу төнәтмә белән ышку авырудан ярдәм итәргә мөмкин.

Эмаль кәстрүл төбенә яхшы юылган уртача 3 алма куялар һәм бер литр кайнап торган су салалар. Капкачын ябып кәстрүлне тыгыз итеп одеал белән төрергә. 4 сәгать узгач, йомшаган алмаларны суда килеш сыталар.

Алмалы суны сөзеп, 1 бал кашыгы бал белән 50 мл күләмендә кабул итәргә. 250 г сарымсакны вак итеп уарга һәм 350 г сыек бал белән болгатырга.

Катнашма бер атна торырга тиеш. 1 ай дәвамында, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 аш кашыгы кабул итәргә.

Кәбестә яфрагын, согы чыгарлык итеп, уклау тәгәрәтеп изәргә кирәк.

Шуннан соң яфракның бер ягына үсемлек мае сылап, авырткан венага

куярга. Компресс бер тәүлек торырга тиеш. Бу процедураны 1 ай дәвамында кабатларга кирәк.

Яшел помидорны кисәкләргә бүлеп, варикоз төеннәре өстенә куярга.

Аны бераз яндыру тойгысы сизгәнче тоталар. Аннан ул урынны салкынча су белән юып алырга. Бу процедураны көненә 5 тапкыр тәнәфессез кабатларга. Җитлеккән помидор кулланырга да була. Аны шулай ук кисеп, 1 калкып торган веналарга 4 сәгатькә бәйләвеч белән беркетәләр. Аннан процедураны кабатлыйлар.

Искәрмәләр үзгәртү