Вара́ха (санскр. वराह) — Вишнуның кабан дуңгызы образында килгән өченче Аватарасы.

Шәйтанны үтерүче Вараха (уңда)

Вараха Җирне(Притхиви) Галәми Гарбходака төбенә алып киткән Хираньякша шәйтанын үтерү өчен килгән.[1] Мең ел дәвам иткән каршы яклар арасындагы бәрелештә Вараха җиңеп чыккан.[1] Үзенең казык тешләрендә (кайвакыт - бер казык тешендә) ул Җирне океаннан алып чыгып аны Галәмнең тиешле урынына кире куйган.[2] Бу Аватарада Вишну Притхивига өйләнгән. Бу Аватара яңа кальпаның башының символы булып тора.

Сәнгатьтә образы үзгәртү

 
Вараха Аватар Сирсал Раджабари, Көнбатыш Бенгал, Һиндстан.

Сәнгатьтә Варах я тулысынча хайван (кабан дуңгызы) кыяфәтендә, я кайбер антропоморфик хасиятләр белән, кеше тәнендә кабан башы белән сурәтләнә.[2] Үзенең соңгы формасында аның дүрт кулы бар, аларның икесендә ул көпчәк һәм кабырчыкны тота. Ике калганы, кагыйдә буларак тукмарны, кылыч яки лотосны, я бөтенләй бер мудраны күрсәтә. Вишну-Вихараның сыны дүрт торышта була:[2]

  1. кулларын ботларына куеп ялгыз тора торган итеп.
  2. Адишеша еланының капюшонында утыручы Бхуми-дэвины кочаклап торучы итеп.
  3. сукх-асана торышында калкулыкта утыручы итеп.
  4. тезендә Лакшми белән калкулыкта сукх-асана торышында утыручы итеп.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Булич, Сергей Константинович, Варага-Аватара
  • Жуковский, Владимир Ильич, Копцева, Наталья Петровна, Искусство Востока. Индия: Учеб. пособие.,Красноярский государственный университет, 2005
  1. 1,0 1,1 Булич С. К. Варага-Аватара // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. 2,0 2,1 2,2 Жуковский, Копцева, 2005