Ва́мана (санскр. वामन, санскр. (IAST) Vāmana; Тривикрама — «өч адым»[1]) — Вишнуның бишенче аватары, ул кәрлә брахман кыяфәтен алган.

Тарихы үзгәртү

Бер заман Бали Патша яшәгән, ул шәйтан булган, көче һәм гөнаһларын ярлыкап бөтен дөньяны яулый алган. Адити һәм Кашьяпа дэваларның язмышы өчен бик борчылганнар, чөнки алар аларның ата-анасы булган һәм Вишну Ходаена ул аларга булышсын өчен дога кыла башлаганнар, аларның догаларын ишетеп Вишну кәрлә-брахман кыяфәтен алып аларның улы булып киткән. [1] Бали бөек корбан бирүне башкарганны ишетеп, Вамана шунда барып алкышларын әйтергә уйлаган. Патша аны тиешенча кабул иткән: баш игән һәм аякларын юган, шуннан соң ул Вамана нәрсә теләсә дә бирергә тәкъдим иткән. Бали укытучысы аны кисәтеп куйган, бу чынлыкта кәрлә-брахман кыяфәтендә Вишну дип әйтеп, әмма Патша тыңламаган. Вамана өч адым җир сораган, һәм Патша аларны бирергә килешкән.[1] Шунда Вамана үсә башлаган һәм гаять зур булып үсеп ике адым эчендә бөтен Җирне, күкне һәм Галәмнең башка өлешен колачлаган (икенче адымны ясагач, Вамана Галәмнең тышын тишкән, шуннан Галәмгә Гарбходака Сәбәп Океанының тамчысы үтеп кергән. Бу тамчы энергия булып бөтен югары планета системалары буенча таралган, ә җирдә изге Гангага әверелгән). Өченче адымны ясар урын калмагач, Патша үзенең башын тәкъдим иткән. Мондый тугъры булган өчен Вамана Бали Патшасын Паталага (планета системаларының иң түбәненә) җибәргән, ә үзе аның сараенда сакчы булып киткән. Бали үзе бу Кали-Юга ахырына кадәр анда аскезаны башкара һәм янучы учакта утыра, бу киләсе эпохада Индра кебек Галәм Хөкемдары булыр өчен. Шулай итеп Бали Вамананың тугъры хезмәтчесе булып киткән һәм аны һаман да чын дин юлын белгән бөек шәхесләрнең, Махаджаналарның берсе дип саныйлар.

Сәнгатьтә образы үзгәртү

Пластикада Вишну-Вамана үзенең дүрт (яки күбрәк) кулында атрибутлар тота. Тән кешесыман итеп әвәләнә һәм аның бите мөләем. Кайвакыт ул зонт фонында сурәтләнә яки кулында зонт тоткан итеп. Зонтның символы Вишнуитлар тарафыннан Дөнья моделе буларак аңлатыла: кендеге - Дөнья күчәре, гөмбәзе - зодиак билгеләре белән йолдызлы күк. Вишну-Вамана үзе Кояш белән бәйле дип карала. чөнки аның өч адымы - таң ату, зенит, Кояш бату.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Жуковский, Владимир Ильич, Копцева, Наталья Петровна, Искусство Востока. Индия: Учеб. пособие.,Красноярск,2005

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Жуковский, Копцева, 2005