ВаллоннарБельгиянең көньяк вилаятьләрендә яшәүче халык.

Валлоннар
яшәү җире
Теле

француз теле, валлон теле

Дине

католиклар

Кардәш халыклары:

французлар

 Валлоннар Викиҗыентыкта

Халыкның саны якынча 3,5 млн кеше тәшкил итә. Валлоннар җәмгыятьләре Франциядә һәм АКШта да бар. Алар француз һәм валлон телләрендә сөйләшәләр. Дини яктан, күбесенчә католиклыкка карыйлар. Валлоннар белгларның варислары булып саналалар. Аларга иң якын милләт – французлар.

Тарих үзгәртү

Валлоннар – хәзерге Бельгиянең көньягында һәм Францияның күрше районнарында яшәгән һәм Рим империясе яулап алуларыннан соң романлашкан кельтларның (күбесенчә белгларның) варислары. Алар 1830 елда фламандлар белән бергә Бельгия дәүләтен төзиләр.

Ләкин XX гасырның икенче яртысында валлоннар һәм фламандлар арасында милли-тел каршылыклары көчәя. Нәтиҗәдә, 1980-елларда эчке мохтарият системасы урнаштырыла[1].

Чыганаклар үзгәртү