Вале́рий Павли́н улы Ша́нцевРФ сәясәтчесе, дәүләт-хуҗалык эшлеклесе, 2005-2017 елларда Түбән Новгород өлкәсенең башлыгы.

Валерий Шанцев
Туган телдә исем Валерий Павлин улы Шанцев
Туган 29 июнь 1947(1947-06-29) (76 яшь)
Сусанино, Кострома өлкәсе
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт радиотехника, электроника һәм автоматика институты[d]
Һөнәре губернатор
Сәяси фирка Бердәм Русия, Русия Федерациясе коммунистик фиркасе һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены

 Валерий Шанцев Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

1947 елның 29 июнендә Кострома өлкәсенең Сусанино авылында туа.

7 яшенә кадәр авылда әбисе белән тәрбияләнә, соңыннан Мәскәүгә әти-әнисе янына күчә.

743нче мәктәпнең 8 сыйныфын бетереп, авиация техникумында укуын дәвам итә.

Соңыннан Мәскәү радиотехника, электроника һәм автоматика институтының кичке бүлеген һәм Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

1996 елда Мәскәү шәһәре башлыгының урынбасары булып сайлана.

2005 елның 8 августында Түбән Новгород өлкәсенең губернаторы булып сайлана, 2017 елның 26 сентябрендә әлеге вазифасыннан бушатыла[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү