Валерий Нагаев (28 гыйнвар 1949 ел) — галим-педагог. Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы (1984), Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1992), Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1997), педагогия фәннәре кандидаты[1] (1998).

Валерий Нагаев
Туган 28 гыйнвар 1949(1949-01-28) (75 яшь)
Исмәгыйль, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре мәктәп укытучысы
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

Валерий Салим улы Нагаев 1949 елның 28 гыйнварында Башкорт АССРның Авыргазы районы Исмәгыйль авылында механизатор гаиләсендә туган.

1966 елда Ишле урта мәктәбен тәмамлый һәм Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.

1971 елда Авыргазы районы Ибрай урта мәктәбендә физика укытучысы булып эшли башлый.

1974 елда Исмәгыйль урта мәктәбендә укыта.

1975 елның июлендә Исмәгыйл урта мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә.

1984 елның авгутсыннан Валерий Салим улы Нагаев Авыргазы район халык мәгарифе бүлеге мөдире вазыйфасында.

Мәгариф идарәсе җитәкчелегендә ул 30 елдан артык эшли. Валерий Сәлим улы районда мәгариф системасын яңа сыйфатка күтәрү өчен күп чаралар күрә. Район мәгариф идарәсе башлыгы Валерий Сәлим улы Нагаев җитәкчелегендә мәктәпләрдә предметларны тирән һәм профильле өйрәнү сйныфлары булдыру буенча максатка юнәлешле эш башкарыла, альтернатив программалар буенча укыту гамәлгә кертелә. Идарә башлыгы шулай ук мәктәпләрдә эксперимент үткәрүгә һәм аны нәтиҗәле оештыруга җитди карый[1].

Валерий Салим улы Нагаев мәктәпләргә идарә итү мәсьәләләре буенча гыйльми-тикшеренү эшләре алып бара. 1998 елда диссертация яклап, педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә лаек була.

1997 елда Россия Педагогия һәм социология фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы (1984)
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1992)
  • Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1997)
  • Авыргазы районының мактаулы гражданы[2] (2018)

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 [К.Ғ.Яйыҡбаев. .]
  2. Аургазинский район Республики Башкортостан, archived from the original on 2021-08-01, retrieved 2021-11-30 

Сылтамалар үзгәртү