Валентина Горбунова

Горбунова Валентина Юрьевна (21 июль 1947 ел) — генетик. Биология фәннәре докторы (2000), профессор (2000). Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (2000), Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2003), Россия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (2007).

Валентина Горбунова
Туган 21 июль 1947(1947-07-21) (76 яшь)
Ярмәкәй райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры, генетик
Эш бирүче Институт биологии Уфимского научного центра РАН[d] һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Валентина Юрьевна Горбунова 1947 елның 21 июлендә Башкорт АССРның Ярмәкәй районы 1-нче Суыккүл (хәзер Башкортстан Республикасының шул ук районы) авылында дөньяга килгән. 1972 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый. 1965-67 елларда Бәләбәй педучилищесында укыта. 1975 елдан алып Биохимия һәм цитохимик бүлегендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1986 елдан Биология институтында эшли: башта өлкән гыйльми хезмәткәр булып хезмәт итә, 1991 елдан лаборатория мөдире вазифасын били. 1996 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына эшкә күчә, монда ул — табигый-география бүлегенең генетика кафедрасы мөдире урынбасары[1]. Фәнни кызыксыну өлкәсе — гомуми генетика проблемалары, үсемлекләр генетикасы, кеше генетикасы, геномның тотырыксызлыгы.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге антропогенезның генетик детерминациясе һәм in vitro шартларында кыяклылар микроспораларының гомофоза үсешен өйрәнүгә багышланган. В.Ю.Горбунова микроспора ядросыныңтигез бүленүен билгеләүче генны ачыклый, аерым серкәлекләр культурасын кулланып язгы йомшак бодайның гомозиготалы линияләрен алу технологиясен эшли.

Горбунова В. Ю. — 10 нан артык фәнни хезмәт һәм 3 уйлап табу авторы.

Төп гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Генетические предпосылки спорофитного пути развития микроспор злаков в условиях in vitro. Уфа, 1993;
  • Эмбриологические основы андроклинии пшеницы. М., 2005 (автордаш);
  • От микроспоры — к сорту. М., 2010 (автордаш).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. БГПУ, archived from the original on 2019-12-07, retrieved 2021-05-07