Вайшампаяна

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

Вайшампаяна (Санскрит телендә, IAST:Vaiśampāyana) Борынгы Һиндстанның ике төп эпосларның берсе Маһабһаратамның традицион сөйләүчесе булган. Ул борынгы Һинд олы фикер иясе һәм КришнаЯджур-Веданы өйрәтүчесе. Ашвалаяна Гриһья Сутра аны Маһабһаратачарья буларак искә ала. Ул шулай ук Тайттирийя Аранаякада һәм Панининың Аштадһьяисында искә алына.[1] Ул Вьясаның өйрәнчеге булган, аннан ул “Маһабһарата”ның оригиналь 8800 шигырен – “Джая”ны өйрәнгән. Соңрак ул Джаяны “Бхарата” исеме астында 24000 шигырьгә кадәр киңәйткән, ул аны Патша Джанамеджаяга “сарпа сатра”сында (елан корбан бирүендә) сөйләгән. Аның буенча шулай ук Харивамса сөйләнгән дип әйтелә. Махабхаратаның тулаем 100 000 шигыре соңрак берничә гасырга кадәр тәмамланмаган булган.

Билгеләмәләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  • Dowson's Classical Dictionary of Hindu Mythology
  1. Raychaudhuri, H.C. (1972). Political History of Ancient India: From the Accession of Parikshit to the Extinction of the Gupta Dynasty, Calcutta: University of Calcutta, p.38