Вадим Ананьев ( 1959 елның 21 мартында туган, Куйбышев өлкәсе, РСФСР, СССР ) - совет һәм Рәсәй җырчысы, А.В. Александров исемендәге Россия Армиясенең академик җыр һәм бию ансамбленең әйдәп баручы солисты. Россия Федерациясенең Халык артисты (2005).

Вадим Ананьев
Туган телдә исем рус. Вадим Ананьев
Туган 21 март 1959(1959-03-21) (65 яшь)
Самар, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Российская академия музыки имени Гнесиных[d]
Һөнәре җырчы

 Вадим Ананьев Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Вадим Петрович Ананьев 1959 елның 21 мартында Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсендә туган. Аның әтисе - ветеринар, әнисе - пешекче. Вадим музыка мәктәбен фортепиано классы буенча отличие белән тәмамлаган.

1977 - 1979 елларда Беларусиядә стратегик ракета көчләрендә хезмәт итә, шул вакытта тынлы оркестрда уйный.

Армиядә хезмәт иткәннән соң, Казан дәүләт мәдәният институтының дирижер-хор бүлегендә белем ала. Аннары Йошкар-Ола музыкаль театрында солист булып эшли.

1984 елда Гнессиннар исемендәге Дәүләт музыка һәм педагогия институтының вокал факультетына Россия халык артисты профессор Константин Павлович Лисовский классына укырга керә[1].Нәкъ менә аның киңәше буенча 1987 елның көзендә Вадим Петрович Россия армиясенең А.В. Александров исемендәге академия җыр һәм бию ансамбле хорына сайлап алу конкурсында уңышлы чыгыш ясый.

1999 елдан ансамбль хорының солисты. Ансамбльнең хор составында озак еллар дәвамында Россия, Европа, Азия, Американың зур һәм кечкенә шәһәрләре буенча бәйрәм концертларында, гастроль турларында катнаша. Югославия, Чечня һәм Сирия территорияләрендә хәрби конфликтларда күп тапкырлар чыгыш ясый..

2016 елның 25 декабрендә, улының тууына бәйле рәвештә, Ананьев ансамбль белән Сүриядәге Россия Федерациясенең Һава-космик көчләре Хмеймим базасында чыгыш ясарга китмичә кала. Бу көнне самолет һәлакәткә очрый һәм Александров ансамбленең күпчелеге шунда һәлак була. [2]

Гаиләсе үзгәртү

  • Өйләнгән, дүрт баласы бар (өч улы һәм кызы) [3] . Гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

 
Александров ансамбленең 90 еллыгына багышланган концертта.
Мәскәү, Зур театр, 15 октябрь, 2018

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү