Бөре районы (рус. Бирский район, чирм. Пӱрӧ кундем), Башкортстанның үзәк өлешендә урнашкан. Төньякта — Борай, төньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта — Мишкә һәм Благовещен, көньякта — Кушнаренко, көнбатышта Дүртөйле районнары белән чиктәш.

Бөре районы
Герб
Байрак
Ил

 Россия

Статус

муниципаль район

Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Бөре ш.

Нигезләү датасы

1930 ел

Башлык

Хорошилов Николай

Халык саны  (2010)

61 496

Мәйдан

1786,49 км²

Карта

Сәгать поясы

MSK+4 (UTC+7)

http://www.admbirsk.ru/(рус.)

Тарихы үзгәртү

1930 елда 20 августында оештырыла, район составына Бөре кантоны волостьлары керә. 1963-65 елларда Бөре районы составына Мишкә районы территориясе кергән. Мәйданы — 1717 км2. Адм. үзәге — Бөре шәһәре, Уфадан төньяк-көнбатышка 98 км һәм Благовещен тимер юл станция төньяк-көнбатышка таба 50 км еракта урнашкан.

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[1][2]1959[3][2]1970[4][2]1979[5][2]1989[6][2]2002[7][2]2010[8][9]2017[10]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
68 63957 74928 01423 17518 94919 88361 49664 69064 54664 216

Халкы (мең кеше): 1939 елда — 70,7; 1959 — 58,3; 1989 — 18,9; 2002 — 19,9; 2010 — 19,9[13]. Милли составы (2010): руслар — 50,7 %, чирмешләр — 20,5 %, татарлар — 15,8 %, башкортлар — 11,9 %.[14] Халыкның уртача тыгызлыгы — 11,0 кеше/км2. Районда 14 авыл советы, 75 авыл торак пункты, иң зурлары: Калинники (1,0 мең), Осиновка (0,9 мең) авыллары.

Табигый-географик сыйфатлама үзгәртү

Район Агыйдел буйы убалы тигезлегенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Бөре районы Бөре биләне чикләрендә ята. Ком-кырчын катнашмасы (Кулаков, Лачынтау, Сосновый Лог һ.б.), балчык һәм кирпечле комлы балчык (Пономарёвка), нефть яткылыклары (Бөре, Спасский), җир асты сулары яткылыклары (Костарёв) ачылган. Климаты континенталь, бераз корырак. Уртача еллык температура 2,6°С, гыйнварда уртача температура —14°С, июльдә 19,1°С. Абс. макс. температура 38°С, абс. миним. —47°С. Явым-төшемнең уртача еллык микъдары 500—550 мм, җылы вакытта 350 мм. Гидрографик челтәр Агыйдел елгасы кушылдыкларынан, иске үзәннәрдән тора.

Районда Бөре минераль су чыганаклары, Уржум минераль су сыганаклары, Калинники, Тухтаров минераль су чыганаклары, Шестиковка сазлыгы урнашкан. Агыйдел елгасы уң яры соры урман тупрагы өстенлек иткән урманлы даладан (терр янең 27 % ын урман каплаган) тора; сызалар һәм карст чокырлары буйлап имән, юкә, карама, чаган, чикләвеклек үсә. Сул ярда күбесенчә дала, җуылган кара тупрак таралган. Хайваннар дөньясы урман һәм дала төрләреннән тора. Шәмсетдин күле, Андреевка һәм Вознесенка авылларны тирәсендәге кедрлар, карагач һәм 1912 елда утыртылган карагай культуралары, «Сосновый бор» ял йорты тирәсендәге карагайлык — табигать истәлеге. Бөре заказнигы оештырылган.

Икътисад үзгәртү

2010 елда авыл хужалыгы җирләренең мәйданы 110,2 мең га (гомуми мәйданның 64,2 % ы) тәшкил иткән, ш. ис. сөрү җирләре — 53,9, печәнлек җирләре — 20,1, көтүлекләр — 34,3. Район төньяк урман-дала зонасына керә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре (2 МУП, 12 ҖЧҖ, 73 игенче (фермер) хужалыгы) иген культуралары, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүгә, ит-сөт юнәлешле терлекчелек, дуңгызчылыкта махсуслаша. Умартачылык, балыкчылык үстерелә.

Районда Бөре сорт сынау участкасы, токымчылык эше буенча «Бөре» бүлеге предприятиесе, зона ветеринария бактериология лабораториясе, ветеринария станциясе урнашкан. «Үзәк» МТС ы эшли.

Район территориясеннән Уфа — Бөре — Яңавыл, Бөре — Тастүбә — Чаткы (Чиләбе өлкәсе), Бөре — Дүртөйле, Бөре — Кушнаренко автомобиль юллары үтә. Судночылык чорында Агыйдел елгасы буйлап транспорт бәйләнеше ачыла. Бөре районы үзәк икътисади районнар төркеменә керә.

Социаль өлкә үзгәртү

Районда 18 гомум белем бирү мәктәбе, 17 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, балалар музыка мәктәбе; авыл участка хастаханәсе, авыл амбулаториясе, 27 фельдшер-акушерлык пункты, «Сосновый бор» ял йорты, «Толпар» Уфа туберкулезга каршы балалар шифаханәсе филиалы, 27 клуб учреждениесе, 24 китапханә бар. «Победа» гәз. чыга.

Шәхесләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. СССР җанисәбе (1939)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  3. СССР җанисәбе (1959)
  4. СССР җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. СССР җанисәбе (1989)
  7. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  8. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  9. https://bashstat.gks.ru/storage/mediabank/Оценка+численности+постоянного+населения+Республики+Башкортостан+на+1+января+2019+г+по+муниципальным+образованиям.pdf
  10. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  13. Шәһәр исәпләнми
  14. Итоги Всероссийской переписи населения по Республике Башкортостан (pdf). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланды. 2013-03-05 тикшерелгән.

Чыганаклар үзгәртү