Бөек берләштерү теориясе

Бөек берләштерү теориясе (инглизчә Grand Unified Theory, GUT) — элементар кисәкчекләр физикасында көчле, загыйфь һәм электромагнит тәэсир итешүләрен бердәм рәвештә тасвирлаучы теорияләр.

Энергия арткан саен көчле, электромагнит, зәгыйфь һәм гравитацион тәэсир итешүләрнең бәйләнеш константалары бер санга омтыла дип фараз ителә

100 ГэВ энергиясендә электромагнит һәм зәгыйфь тәэсир итешүләре бердәм электрозәгыйфь тәэсир итешүгә берләшә.

Бик югары энергиядә (1014 ГэВ артык) көчле, загыйфь һәм электромагнит тәэсир итешүләре берләшәләр дип фараз ителә.

Бөек берләштерү көчләренең таратучы кисәкчекләр - фаразланыла торган X һәм Y бозоннары булып санала, алар бик зур массасына ия (1015 – 1016 ГэВ/с2). Әлеге тәэсир итешүләрне берләштерү өчен протон таркалышы таләп ителә, ләкин әлегә протонның таркалышы табылмаган.

. төркемнәрен берләштерү нигезендә бердәм берләштерү булырга мөмкин һәм югары энергиядә әлеге тәэсир итешүләрнең бәйләнеш костанталары бер санга омтылып бара дип фараз ителә.

Бөек берләштерү өчен шартлар Зур Шартлаудан 10−43-10−36 секундтан соң (13-14 млрд ел элек) булгандыр[1].

Ләкин күп физиклар гравитация югында тәэсир итешүләрне берләштерү - мәгънәсез булып тора дип саныйлар. Тик дөрес гравитациянең квант теориясе нигезендә кырның бердәм теориясен (барлыкның теориясен) булдыру - бердәм берләштерүгә юл бара дип санала.

Әдәбият үзгәртү

  1. http://nuclphys.sinp.msu.ru/enc/e025.htm