Бөе́ (Lycosa singoriensis) - бүре-үрмәкүчләр семьялыгындагы үрмәкүч. Чүл, дала һәм урман-дала зоналарында таралган. Татарстан территориясендә аның ареалының төньяк чиге үтә. Чистай, Түбән Кама, Яшел Үзән, Югары Ослан, Буа районнарында күренә.

Гәүдәсенең озынлыгы 25-35 мм. Төсе көрәннән алып карага кадәр диярлек. Җирдә 50 см га кадәр тирәнлектә, пәрәвез белән түшәлгән вертикаль оя ясап яши. Дымлы туфракны өстен күрә. Кышка оясын тирәнәйтә һәм керү юлын җир белән каплый. Агулы, аның тешләве каты авырттыра һәм шеш чыгара; агуы кеше өчен куркыныч түгел. Күбрәк бөҗәкләр белән туклана, шуның белән файдалы. Табышын төнлә - оясыннан чыгып, көндез керү юлы янында сагалап торып аулый. Парлашу җәй ахырында үтә. Яшь һәм аталанган ана затлар кышлыйлар. Җәй башында ана үрмәкүч йомыркасын пәрәвез кузысына сала һәм аны бик тырышып саклый. Йомыркадан чыккан яшь үрмәкүчләр берничә көн әниләре аркасына ябышып йөри. Татарстан территориясендә бөе таралуны чикләүче факторлар: ареал чиге, кешенең актив хуҗалык эшчәнлеге, умырткалы һәм умырткасыз хайваннар арасында дошманнары (гөберле бака, кәлтә, казучы шөпшә, җайдак бөҗәкләр һ.б.) күп булу.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар үзгәртү