Бәһрәйндә ислам (гарәп. الإسلام في البحرين‎) — Бәһрәйн территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Бәһрәйн халкының (1 млн 701 мең кеше) 73,70 % ы (1 млн 063 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Бәһрәйндә дәүләт дине. Шигыйлар мөселманнарның ~60 % ын тәшкил итә. Ил белән XVIII гасырдан бирле идарә итүче Әл-Хәлифә(ингл.) әмирләр династиясе — Мәлики мәзһәбе сөнниләре.

Файл:Al Fateh Grand Mosque - Bahrain.jpg
Бәһрәйн башкаласы Манама шәһәрендә урнашкан Әл-Фатих мәчете

Тарих үзгәртү

Ислам килгәнче, Катар һәм Бәһрәйн халкы мәҗүси диндә булган. 628 елда Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең тарафдары Әл-Галә Әл-Хәдрәмине тарихи Бәһрәйн идарәчесе Мөнзир Әт-Тамими янына юллаган, аны ислам динен кабул итәргә өндәгән. Мөнзир Мөхәммәднең тәкъдимен кабул итә һәм Бәһрәйн һәм Катарның барлык гарәп һәм фарсыларының исламга күчүе турында игълан итә.

899 елда Бәһрәйндә шигый Кәрмәтиләр(ингл.) җәмгыяте оеша. Алар күрше халыкларны талый, кешеләрен ирексезләп алып китә, кол итеп сата. Гарәбстан, Сүрия, Гыйрак һәм Фарсы култыгының башка илләренә куркыныч тудыра.

930 елда Әбү-Таһир Әл-Җәннәби җитәкчелегендәге кәрмәтиләр Мәккә һәм Мәдинәне җимерә, Зәмзәм коесын мәсхәрәли һәм мөселманнар өчен изге саналучы Кара ташны урлап, Бәһрәйнгә алып кайта. 951 елда Кара таш бик зур акча бәрабәренә Мәккәгә кайтарыла.

976 елда кәрмәтиләрне Габбәсиләр хәлифәлеге(ингл.) җиңеп, юкка чыгара.

Кәрмәтиләрнең җиңелүе исмәгыйлиләрнең йогынтысы кимүгә, сөнни хәкимнәрең көче артуга сәбәп була. Шигый-уникечеләрнең тармагы көчәя башлый. Сөнни хәкимияте кәрмәтиләрне тынычрак Шигый-уникечеләр белән алмаштыруны хуплый. Әлеге хәл шигый-уникечеләрнең акрынлап Бәһрәйндә өстенлек итүенә китерә.

XIII гасырда «Бәһрәйн мәктәбе» барлыкка килә, ул фәлсәфи һәм мистик практикаларны үз эченә ала, традицион шигый тәгълиматына кереп китә.

Хәзерге заман үзгәртү

 
«Сөнниләр һәм шигыйлар Бәһрәйн хакына берләшкән»

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бәһрәйндә 1,2 миллион кеше яшәгән — 568 000 гарәп-мөселман этник бәһрәйнле һәм 666 000 ил гражданы булмаучылар. Ил гражданлыгы алмаган халыкның күп өлеше — Якын Көнчыгыштан чыккан кешеләр, биредә Көньяк Азиядән чыккан кешеләр дә күп. Бәһрәйннең иң зур эмигрант җәмгыяте — һиндләр, алар 290 000 кеше исәпләнә. Бәһрәйндә гарәп теле рәсми һәм иң күп кулланылучы тел, шулай ук Иран һәм Пакистанның милли телләре булган фарсы һәм урду телләре дә кулланыла. Бәһрәйн хөкүмәте Сүрия качакларын кабул итәргә теләми, шул ук вакытта Шри-Ланка һәм Филипиннан мөһаҗирләр өстәлеп тора. Көньяк Азиядән күчеп килгән мөселманнарның күпчелеге — шигый-уникечеләр, азчылыгы — сөнниләр.

Бәһрәйндә ислам динен тотучылар — 70 %, калган 30 % ы — төрле конфессияләр (Греция Православие чиркәве, яһүдләр һ. б.)

Бәһрәйн дәүләтендә соңгы унъеллыкларда сөнни мөселман булган монархия һәм элита белән Бәһрәйндә мөселманнарның зур күпчелеген тәшкил итүче шигыйлар арасында күп мәсьәләләрдә (бигрәк тә, күршедәге Иран сәясәтенә, Катарга бойкот игълан итүгә, Израиль, АКШ белән үзара мөнәсәбәтләргә, Якын Көнчыгыштагы террор оешмаларына һ. б. карата) конфессияара киеренкелек күзәтелә[2].

Шигыйларның илдә ике төп этник төркеме бар: Аҗам (Ajam) һәм Баһарна (Baharna). Шигый бәһрәйнлеләрнең күпчелеге – Баһарна шигыйлары, Аҗам шигыйлары — этник шигый фарсылар, алар Муһаррак һәм ил башкаласы Манамада күпләп яши.

Сөнни бәһрәйнлеләр — нигездә, шәһәр гарәпләре (әл-гарәп яки һувала (Huwala). Шәһәр гарәпләре сөнни гарәпләрдән килеп чыккан. Алар илдә иң йогынтылы этник төркемне тәшкил итә — ил хөкүмәтендә вазифаларның иң күп өлешен били. Һувала бәһрәйнлеләр сөнни иранлы, сөнни фарсы һәм сөнни гарәпләрдән тора.

Ислам Корольлекнең рәсми дине булып тора һәм абсолют күпчелек халыкны колачлый, шулай ук башка диннәрнең вәкилләре өчен гыйбадәт урыннары бар[3].

1990 елда Бәһрәйн башкаласында ислам сәнгатенә багышланган Коръән йорты(ингл.) күпмаксатлы комплексына нигез салынган. Нигезләүче — доктор Габдел Латиф Җәссим Кану (Dr Abdul Latif Jassim Kanoo). Комплекс үзенең Ислам музее белән аеруча танылган, ул — дөньяда иң танылган ислам музейларының берсе[4].

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. David Pollock. Sunnis and Shia in Bahrain: New Survey Shows Both Conflict and Consensus. washingtoninstitute.org, 20.11.2017(ингл.)
  3. About Bahrain. Religion(ингл.)
  4. Beit Al Qur'an. Time Out Bahrain, 30.08.2009(ингл.)