Бәлүҗистан (Балучистан), фар. بلوچستان, Белучестан, урд. بلوچستان‎, Балучистан, ингл. BalochistānАзиядәге тарихи-географик өлкә, Иран яссытаулыгында урнашкан. Мәйданы 0,5 млн км². Көнчыгыш Бәлүҗистан (347,2 мең км²) — Пакистан Ислам Җөмһүрияте җире, Көнбатыш Бәлүҗистан (178, 4 мең км².) — Иран җире. Төньяк өлеше Әфганстанның Һилмәнд һәм Кандаһар провинцияләренә керә.

Бәлүҗистан (ал төстә)

Тарих үзгәртү

 
Гедросия Александр Македонский харитасында
 
Гарәп хәлифәлеге 750 елда
 
Сәлҗуклар дәүләте. 1037
 
Хулагу дәүләте (1256-1335)
Файл:Timurid Dynasty 821 — 873 (AH).png
Аксак Тимер дәүләте
 
Бөек Моголлар империясе

Бәлүҗистан җирләре Александр Македонский хәрби һөҗүмнәре һәм яулап алулары вакытында Гедросия (en) исеме белән билгеле.

Урта гасырларда зур дәүләтләр: Гарәп хәлифәлеге, Газнәвиләр, Сәлҗуклар (1037-1194), Хулагулар (1256-1335), Тимуридлар (1370-1507) дәүләтләре эченә кергән.

Зур дәүләтләр таркалгач, XVII гасыр башында бәлүҗләр яшәгән җирләрдә берничә феодал кенәзлек барлыкка килә. Аларның хакимнәре Сәфәвиләр һәм Бөек Моголлар империясе вассаллары булып торган.

XVII гасыр азагында феодал кенәзлекләрнең иң көчлесе булган Калат калган кенәзлекләрне үз кул астына Калатның «Брагуй кабиләләре конфедерациясе»нә берләштерә.

XIX гасырда Көнбатыш Бәлүҗистан Персиягә (Иранга) кушыла, Көнчыгыш Бәлүҗистан Британия хакимлегенә эләгә һәм икегә: Британия Бәлүҗистаны һәм Бәлүҗ кенәзлекләре федерациясенә бүленә.

1947 елда Калат бәйсезлеге игълан ителә.

1947 елның августында Британия Бәлүҗистаны Пакистан Ислам Җөмһүриятенә илнең бер провинциясе сыйфатында кушыла. 1948 елның мартында Бәлүҗ кенәзлекләре федерациясе дә әлеге провинциягә кертелә.

1956 елның 29 октябрендә булган Иран-Пакистан килешүе Көнчыгыш Бәлүҗистан (Пакистанның Бәлүҗистан провинциясе) белән Көнбатыш Бәлүҗистан (Иранның Бәлүҗистан һәм Систан провинциясе) арасындагы чикләрне билгели.

1955 елда Пакистанның көнбатышындагы барлык провинцияләр бер — Көнбатыш Пакистан провинциясенә берләштерелә. Кенәзлекләр юкка чыгарыла.

1970 елда Көнбатыш Пакистан 4 провинциягә, шул исәптән Бәлүҗистан провинциясенә, бүленә. Провинция халкы (бәлүҗләр, брагуйлар, пуштуннар) — 7,7 млн (2005).

Провинциядә файдалы казылмалар (газ, ташкүмер, бакыр, хром, кургаш) күп, файдалы казылмалар табу сәнәгате үскән. Андагы Суи газ ятмалары бөтен ил өчен әһәмияткә ия (илдә табыла торган газның 85 % ы, ташкүмернең 2/3 се биредә табыла). Провинция башкаласы һәм иң зур шәһәре — Кветта. Халкы — 734 мең (2005).

Бәлүҗистан 30 дистриктка (округ) бүленгән. Халык тарафынан сайлана торган Канун чыгару җыены бар. Губернатор үзәктән билгеләп куела. Бәлүҗистаннан Пакистан парламентына: түбән палатага 65 депутат, югары палатага (Сенат) 22 сенатор сайлана. Дини һәм милли җирлектә төзелгән фиркаләр көчле.

Иранның Бәлүҗистан һәм Систан провинциясенең (остан) үзәге — Захедан шәһәре (халкы 225 мең, 2005).

Бәлүҗистан икътисадында әүвәлгечә сугарулы җир эшкәртү һәм көтүлекләрдә йөртүле терлекчелек зур урын алып тора. Соңгы вакытта бәлүҗләр яшәгән җирләрдә наркотик үстерелүе һәм чит илләргә таралуы билгеле.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Әдәбият үзгәртү

  1. М.Г. Пикулин. Белуджи. М., 1959.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү