БәйрәкәТатарстан Республикасының Ютазы районындагы авыл. Бәйрәкә авылы район үзәге Ютазы эшчеләр бистәсеннән 23 чакрым ераклыкта урнашкан.

Бәйрәкә
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Ютазы районы
Координатлар 54°44'тн, 53°20'кнч
Нигезләнгән 1648
Беренче телгә алу 1648
Климат dfb – дымлы континенталь
Халык саны 1557 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423963
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Байряка

Халык саны – 1557 тирәсендә. Вакыт зонасы – MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы – 423963.

Тарих үзгәртү

1859 елда Бәйрәкә авылындагы 376 хуҗалыкта 1247 ир-ат һәм 1281 хатын-кыз яшәгән, авылда өч мәчет булган.

XVIII—XIX йөзләрдә Бәйрәкә шул тирәдәге авылларның иң зурысы исәпләнгән. Авыл халкы этносоциаль үзенчәлеге белән дә аерылып тора. Монда татар, чуаш, калмык һ. б. халыкларның традицияләре һәм гореф-гадәтләре үзара нык береккән.

Бәйрәкәлеләр Наҗар җыенында һәм Күк Тәкә җыенында катнашканнар.

XX йөз башында авылда биш мәчет булган. Авылдагы беренче һәм өченче мәчетләр 1708 елда, икенчесе 1865 елда үзгәртелеп салына, дүртенчесе 1905 елда төзелә. 1909 елның 15 апрелендә төзелеш бүлеге бишенче мәчет проектын раслый. Хәзерге көнгә кадәр менә шушы мәчет сакланып калган. Беренче мәхәлләгә 522 ир-ат, икенчесенә – 433, өченчесенә – 817, дүртенчесенә 298 ир-ат кергәнлеге мәгълүм. Бәйрәкә авылында мәдрәсә дә була. Ул XIX йөзнең икенче яртысында ачыла. Аны оештыручы булып өченче мәчетнең имамы Гобәйдулла хәзрәт исәпләнә. Ә аның эшен уллары Мөхсин һәм Мәсгут дәвам итәләр.

XX йөз башында бу мәдрәсә Уфа губернасындагы мәдрәсәләрнең иң күренеклеләре рәтенә керә. Ул – Уфа һәм Эстәрлетамактагы Гариф Рәмиев, Эстәрлебаш мәдрәсәләре белән бер дәрәҗәдә тора. Дини дәресләр белән беррәттән, мәдрәсәдә шәкертләргә татар һәм рус телләре, география, математика, тарих фәннәре укытыла. Анда спектакльләр дә уйнала. Бу мәдрәсәдәге прогрессив укыту алымнары авылдагы хатын-кызлар мәдрәсәсендәге уку-укыту эшләренә дә зур тәэсир ясый. Мәдрәсәнең йогынтысы Баулыдагы җәдид мәктәбенә дә көчле була.

Өченче мәхәллә имамы итеп әтисе урынына Мөхсин Гобәйдуллин билгеләнә. Бу 1897 елның 15 мартында була. Биш елдан соң, 1902 елның 30 ноябрендә, мәхәлләнең икенче мулласы итеп аның кече энесе Мәсгут Гобәйдуллин куела. Агалы-энеле Гобәйдуллиннар мәдрәсәгә, анда укучы балаларны тәрбияләүгә бөтен көчләрен бирәләр. Данлыклы «Гобәйдия» мәдрәсәсе 1812 елдан иганәче-сәүдәгәр Гобәйдуллиннар исеме белән атала. 19051922 елларда «Гобәйдия» мәдрәсәсе каршында кыз балалар сыйныфлары эшли. Мөгаллимнәр арасында Г. Сәгъди, бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар була. Мәдрәсә 1924 елда ябыла.

«Бәйрәкә» сүзенең мәгънәсенә килик. «Бәйрәкә» сүзе казакъ телендә «муллык» төшенчәсен белдерә. Алма-Атада «Бәйрәкә» дип аталган кибет бар. Бәйрәкә атамасы безнең җөмһүрияткә кыпчак кабилә-кавемнәре белән килеп кергән. Кыпчаклар татар, казакъ һәм башка күп кенә төрки халыклар формалашуга шактый өлеш керткәннәр. Татар теле сөйләшләрендә һәм аларның урынчылыкларында аерым төрки телләрдән кереп сакланып калган тел берәмлекләре шактый очрый. Бәйрәкә атамасы – шушындыйларның берсе.

Туган якны өйрәнүче һәвәскәр Кәшиф Рәхим язмаларыннан файдаланып, Бәйрәкә авылы тарихы белән бәйләнешле риваятьләрдән өзекләр китерик.


  «1648 елны[1] хәзерге Бәйрәкә авылы урынына элекке Мамадыш өязе Кукмара авылыннан барлыгы унбер хуҗалык килеп урнашалар (ләкин шулардай берсе – Балыклы авылыннан, берсе Сәрдек авылыннан булган). Бу хуҗалыкларда җан хисабы байтак булган. Чөнки нәселдәге карт кеше үлми торып, аның балалары бүленмичә яшәгәннәр. Мәсәлән, бишенче бабай Собханкол карт үзенең дүрт улы белән бергә яшәгән. Аның оныклары да өйләнеп, күп балалы гаиләләр булганнар. Алар хуҗалык дип аталмаганнар, «Собхый җыены», «Колый җыены», «Калмәт җыены» дип йөртелгәннәр. «Явер», яки «җәвер»[2] дигән исем дә кулланылган: «Колый явере (җәвере)», «Ити җәвере» һ. б.

Күчеп килүчеләр Кукмарада кысынкылыкка дучар ителгән кешеләр булганнар яки чукындырудан куркып качканнар. Ул чагында бу төбәкләрдә көчләп чукындырулар, чукынмаган кешеләрне бәкегә тереләй тутырып, бала-чагаларны алып китүләр булган, диләр.

Бу унбер хужалык килеп утырганда, биредә фәкать Туйкә авылы гына булган. Бәйрәкәнең көнбатышында чирмешләр яшәгәннәр. Чирмешләрнең олылары Рәкә бай, Атнай, Әхмәтша исемле булганнар. Рәкә бай чирмеш авылының хуҗасы булып саналган һәм, яңа күчеп килгән унбер хуҗалык та аның химаясенә кергәнлектән, авылга Бәйрәкә исеме бирелгән. Күчеп килгән кешеләр чирмешләр белән бик тату-дус яшәгәннәр. Кыз алышып, кыз бирешкәннәр. Чирмешләр үзләре дә, Казан алынганнан соң, Казан тирәсеннән күчеп килгән булганнар. Әйтүләргә караганда, Кукмарадан килүчеләр белән алар арасында электән үк танышлык булган».

 

Бәйрәкә елгасы буена иң элек кемнәр килеп төпләнгән? Бу хакта өч төрле фикер бар.

Беренче фикер буенча, Малмыж төбәге Китәк авылының Рака исемле бер кешесе Бәйрәкә елгасы янына иң элек килеп утырган.

Казан ягы Зөя төбәге Өтәк авылыннан Тамту бабай беренче булып килгән дигән фикер дә бар. Өтәк авылы үзе 1193 елларда төзелгән, соңгы вакытта мәшһүр авыл булып әверелгән, базары, ярминкәләре белән танылган. Ләкин Өтәк авылыннан килгән кешеләрнең нәселләрен белдерә торган шәҗәрә язулары табылмады.

Өченче фикер буенча, бу төбәккә беренче булып Казан ягы Кукмара суы буендагы Сәрдек авылыннан Хәсән улы Хөсәен килгән. Аның нәсел-нәсәбәләрен белдерә торган шәҗәрәсе Сәрдек авылында да булган. Хәсән улы Хөсәен, аның улы Айыт. Менә шул Айыттан Бәйрәкә авылына аның нәселе тарала.

Бәйрәкәнең урам исемнәре, ягъни очлары, авыл тирә-юненең географик үзенчәлекләрен, халык йөз тоткан йола-кануннарны, халыкның нинди төркемнәрдән торганлыгын ачыкларга да ярдәм итә. Сазлык очы, Чәкән тавы, Мадьяр, Сыер күл очы, Ырыссу, Бишмунча очы, Сабантуй очы, Типтәр очы, Казан кешеләре очы – авылның элекке урам исемнәре.

Бәйрәкә авылында яшәүче Ахунҗан абыйның сөйләвенә караганда, Бәйрәкә авылы халкы дүрткә бүленгән: типтәрләр, вак сәүдә белән шөгыльләнүчеләр, Казан халкы, мадьярлар.

Болар кемнәр соң? Беренче төркем – Иван Грозный Казан ханлыгын канга батырганнан соң, Казан ягыннан һәм башка урыннардан күчеп килгән җирсез халык, ягъни типтәрләр. Икенче төркем – вак сәүдә белән шөгыльләнүчеләр, ягъни әлеге һәлакәттән соң туган-үскән җирләреннән тамырларын өзеп килеп утырырга мәҗбүр булган халык. Өченче төркем – Казан тирәсеннән күчеп килүчеләр. Дүртенче төркем – шушы тирәләрдә яшәгән венгрлар, ягъни монах венгр Юлиан (XIII йөз) килгәндә үк бу тирәдә көн иткән халыктан калган төркем. Географик атамаларның язылышына һәм әйтелешенә караганда, Бәйрәкә авылы XVIII йөздә барлыкка килгән.

Халык үзгәртү

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1886 1897 1922 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
2528 2565 4064 4334 3719 2387 1783 2009 2159 1937 1510 1557

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр үзгәртү

Табигать үзгәртү

Авыл яныннан Бәйрәкә елгасы үтә, ул Ык суына кушыла. Моннан башка, Яман Урда, Олы Әрчү, Бәләкәй Әрчү, Мулла чабындысы, Аргы, Бирге, Миләш чокыр, Чәбе, Кызыл, Бурлы, Чирмеш елга-күлләре, Сазлык, Вахит, Хәзрәт, Шомырт, Бәшир, Мәдинә, Тимерче Камай, Упкын, Күптарай, Карама асты, Салкын, Суык, Дәлүнкә чишмәләре бар.

Кәзә, Кылыч, Бур, Туры, Әпкиннек, Справник, Тишек бит, Яңа авыл, Чәкән, Фарсуан, Кәк исеме алган таулар Бәйрәкә тирә-юненә сырышып утырганнар.

Кыр-басу исемнәре дә үзенчәлекле. Чатыр тау, Әбәкәй, Ырыс су, Ике елга арасы, Чик бүләк, Арка бүләк, Якты күл, Бикчәнтәй, Бүрекле күл, Туры тау башы, Бишмунча ягы, Сыер күле очы басулары Бәйрәкәдә яшәүчеләр өчен кадерле һәм газиз.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.8 °C 4.6 °C 13.8 °C 19.1 °C 20.9 °C 18.3 °C 12.5 °C 4.5 °C -4.8 °C -10.4 °C 4.2 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1648 елны... – авылның нигезләү елын күрсәткән дата риваятьләргә хас анахронизм гына булырга кирәк.
  2. Явер (җәвер) – нәсел, токым.
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, – 247 б.