Бүшәрмә (рус. Мусирма) — Әрә елгасының уң кушылдыгы (Зөя елгасы бассейны). Озынлыгы 8,7 км, ТР чикләрендә — 6 км. Бассейнының мәйданы 31,7 км². Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Чуаш Республикасы территориясендә, тамагы Яшел Үзән районының Акъегет станциясеннән 2,2 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы — 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 3%. Бүшәрмә елгасының 2,4 км озынлыктагы бер кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км². Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 87 мм, ташу агымы катламы 76 мм. Ел дәвамында суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л).

Мусирма
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°36'25.214"тн, 47°55'26.864"кнч, 55°39'1.901"тн, 48°5'35.074"кнч, 55°39'3"тн, 48°6'26"кнч
РДСР 08010400712112100003092
Нинди сулыкка коя Аря Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 31,2 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 10 километр Edit this on Wikidata
Карта

Су реестры мәгълүматы үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Идел елгасы кушылдыклары бассейны, елга бассейны — (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш).[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010400712112100003092
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100309
  • Бассейн коды — 08.01.04.007
  • ГӨ буенча саны — 12
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү