Бухарест солыхы (1918)

1918 елгы Бухарест солыхы (алм. Friede von Bukarest, маҗ. Bukaresti béke, болг. Букурещки договор, төр. Bükreş Antlaşması, рум. Tratatul de la București) — 1918 елда Бухарестта Дүртлек берлеге илләре (Австро-Венгрия, Алмания, Болгария, Төркия) белән Румыния арасында имзаланган солых килешүе. Әлеге солых килешүе Дүртлек илләренең Румыниягә каршы сугыш хәрәкәтләрен туктата. 1918 елның 5 мартында кул куелган прелиминар килешү шартларын яңадан раслый.

Румыния (07.05.1918-10.11.1918)
шәмәхә төстә: Австро-Венгриягә бирелгән җирләр; зәңгәр: Болгариягә бирелгән җирләр; яшел: квадрат берлеге кондоминиумы; соры: квадрат берлеге басып алган җирләр; кишер-сары: Бессарабия (1918 елның 9 апреленнән Румыниядә)

Тарих үзгәртү

1918 елда Бухарестта имзаланган.

Килешү буенча,

  • Румыния кайбер чик буе районнарын Австро-Венгриягә бирә;
  • 1913 елгы килешү буенча Румыниягә күчкән Көньяк Добруҗа Болгариягә кире кайтарыла;
  • Төньяк Добруҗа өстеннән Дүртлек берлегенең кондоминиумы урнаштырыла;
  • Румыния басып кергән гаскәрне тоту буенча чыгымнарны түләргә мәҗбүр ителә;
  • Румыния оккупация хакимияте бастырган банкнотларны сатып алыга мәҗбүр ителә;
  • Үз чиратында, Дүртлек берлеге Румыниянең Бессарабияне басып алуын таный;
  • Румыния хөкүмәте, Совет Русиясенә һәм Украинага каршы сугыш алып бару өчен, Румыния җирләре аша узучы Австро-Венгрия гаскәренә ярдәм итәргә тиеш була;
  • Румыния Австро-Венгрия һәм Алманиягә тулы икътисади бәйлелеккә төшерелә: 50 ел буе әлеге илләргә авыл хуҗалыгы продукциясе биреп барырга һәм барлык тимер юлларын һәм портларын файдалануга бирергә мәҗбүр ителә;
  • Алманиягә румын нефтен эзләү, табу, эшкәртү һәм аннан ясалган продуктлар белән сату итү монополиясе бирелә.

Дүртлек берлегенең Беренче бөтендөнья сугышында җиңелүеннән соң, Румыния әлеге солыхны ратификацияләүдән баш тарта.

1919 елгы Версаль солыхы шартлары буенча, Бухарест солыхы юкка чыгарыла.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-333-8

Әдәбият үзгәртү

  1. Нотович Ф.И. Бухарестский мир 1918. М., 1959.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү