Булат Рәфыйков (Булат Заһри улы Рәфыйков, баш. Булат Заһрый улы Рафиҡов) – язучы, мөхәррир, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты (1990), БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984).

Булат Рәфыйков
Булат Рафиҡов
Туган телдә исем Булат Заһри улы Рәфыйков
Туган 4 август 1934(1934-08-04)
Дәүләткол, Мәләвез районы, БАССР, РСФСР
Үлгән 26 апрель 1998(1998-04-26) (63 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБРФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, мөхәррир
Җефет Лина Хәсән кызы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1990)
Халыклар дуслыгы ордены (1994)
Булат Рәфыйков.
«Мәләвез җире язучылары» шәлкемендә чыккан китабы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1934 елның 4 августында Башкортстан АССРның Мәләвез районы Дәүләткол авылында туган. 1998 елда вафат.

Юлдаш авылында җидееллык мәктәпне, Стәрлетамак педагогика укуханәсен (1954), Башкорт дәүләт университетын (1959) тәмамлый.

Университетны бетергәч, үзе укыган Мәләвез районы Юлдаш урта мәктәбендә укыта.

Бер елдан Уфага чакыртып алалар, һәм аның дәвамлы журналистлык хезмәте башлана. «Ленинчы» (баш. Ленинсы) газетасы мөхәрририятендә (1960-1970), «Пионер» журналында (1970-1972), «Восход» газетасында (1972), «Совет Башкортстаны» (баш. Совет Башҡортостаны) газетасында (1973-1977) эшли.

Җөмһүриятнең төп әдәби басмасы булган «Агыйдел» журналында озак еллар хезмәт куя:

Булат Рәфыйков үз кул астындагы басмада иҗади яшьләр өчен «Журнал эчендә журнал» чыгара. 1993 елның азагында Башкортстан китап нәшрияты, әлманах рәвешендә, яшьләр журналының беренче санын нәшер итә. Ә инде 1994 елның гыйнварында рәсми теркәлү үткәннән соң, «Шоңҡар» журналы, мөстәкыйль басма буларак, үзенең дөньяга тууы хакында хәбәр итә.[1]

1981-1988 елларда БАССР язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе.

Иҗаты үзгәртү

Булат Рәфыйков студент елларыннан ук әсәрләрен республика газета- журналларында бастыра. Әдәбият һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге журналист булып эшләү елларында башлана. 1965-1970 елларда «Ленинчы» (баш. «Ленинсы») газетасында басылган шигырьләре, очерклары, фельетонннары публицистик пафосы белән аерылып тора. Беренче шигырьләр китабы «Гаҗәбстан» 1965 елда нәшер ителә. Аның «Кичүләр» (1977), «Җиһан сәгатьчесе» (1982) шигырьләр җыентыгы да дөнья күрә.

Б. Рәфыйковның язучылык сәләте проза әсәрләрендә ачыграк күренә. Ул Белорет - Чишмә тимер юлы төзүчеләренә багышланган «Тауларда кар иртә ята» (1978) повесте белән укучыларның игътибарын тартырга өлгерә. «Лоулла» (1981), «Җиһан азаматлары» (1987) дигән фантастик повестьлары белән әдәбияттә сирәк очраган жанр тармагында да уңышлы эшли алуын исбатлый. Колхоз авылы тормышыннан алып язылган «Чал кылган» (1983) романы исә Булат Рәфыйковның зур эпик жанр өлкәсендәге мөмкинлекләрен әйтеп тора. Моңа дәлил булып әдипнең «Үр җилләре» (1984), «Иярләнгән ат» (1990) повестьлары, «Ахырзаман көткәндә» (1993), «Көнгәк» (1995), «Үлчәү йолдызлыгы» (1997), «Карасакал» (1989) романнары тора. Балалар өчен «Сүзләр адаш – курыкмыйча адаш» (1995) китабын иҗат итте. Аның «Безнең вакыт – безнең кулларда», «Париждан Әлфәрит» пьесалары Стәрлетамак драма театрында куелды.[2]

Тарихи романнар үзгәртү

Булат Рәфыйков, тарихи язмаларга, аерым алганда маҗар сәяхәтчесе монах Юлианның язмаларына таянып, язучы фантазиясен өстәп, киң колачлы тарихи романнар иҗат итте. Әлеге тарихи әсәрләрдә туган халкының, күрше халыкларның көнкүрешен ачык буяулар белән сурәтли, каһарманнарның каршылыклы язмышлары турында җентекләп сөйли. Тарихи шәхесләрдән Майкы-би, Кол Гали, Сәнҗәр әл-Башкорди образларын калку итеп күрсәтә.

шәхесләр: Алдар батыр, казакъ ханы Әбелхәер, Таймас-тархан, Бәпәнәй-абыз, патша наместнигы Кириллов образлары булдырылган.

  • «Ахырзаман көткәндә» (1990) романында монгол яулап алулары алдыннан булган шомлы заман - XII гасырда яшәгән халыкларның тормышы киң колачлы итеп сурәтләнә.
  • «Иярләнгән ат» романында (1989) Рогервик кирмәненә ябылган Салават Юлаевның, аның Ватанда калган ике

малаеның фаҗигале язмышы, әтисе Юлайның, башка көрәшчеләрнең рух ныклыгы турында сөйли.

тормыш итә башлавын күрсәтә.[3]

Әдипнең әсәрләрендә халыкның тарихын оныттырмау, гореф-гадәтләрен саклау, милли телне, мәдәниятне үстерү мәсьәләләре калку чагыла.[4]

Казанда, Татарстан китап нәшриятында язучының «Туган тупсалар» (1981) шигырьләр җыентыгы, «Үлчәү йолдызлыгы» (1997) романы һ.б. басылды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988, 286 б.

2. Рафиков Булат Загреевич// Башкортостан: краткая энциклопедия. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 1996. — 672 с.

3. Рафиков Булат Загреевич// Башкирская энциклопедия. Т. 5. Под общей ред. М. А. Ильгамова. — Уфа, 2009.

4. Байымов Р.Н. Ынтылышлы ижад // Агыйдел, 1994, №8;

5. Байымов Р.Н. Связь времен и народов // Дружба народов, 1980, №4.

6. Бельские просторы урналы , 2009, № 8.[7]

Сылтама үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Шоңкар» сайты(үле сылтама)
  2. Театр сайты, archived from the original on 2015-02-24, retrieved 2014-10-22 
  3. Әдәби харита
  4. Китап-Уфа.ру сайты, archived from the original on 2014-06-06, retrieved 2014-10-22 
  5. http://zakon-region3.ru/1/41598/
  6. http://libmap.bashnl.ru/node/691
  7. Журнал сайты, archived from the original on 2013-09-08, retrieved 2014-10-22