Букмол (норв. bokmål — «китап теле») — Норвег теленең ике (нюнорск, норв. nynorsk, белән бергә) стандартларыннан (формаларыннан) берсе.

Норвегиия муниципалитетлары буенча норвег теленең ике формасының таралышы, 2007.

Даниянең Норвегия өстеннән идарә итүенең (Дания-Норвегия униясе) дүрт йөз елыннан соң Дания теле нигезендә формалашкан.

XIX гасыр Норвегиясенең күп кенә эре язучылары, барыннан да элек, Генрик Ибсен һәм Бьернстьерне Бьернсон букмолда яздылар. Башта ул "Дания-Норвегия теле" дип аталган. «Букмол» исеме 1929 елдан алдарак кулланылган «патша сөйләме" (норв. riksmål) урынына кабул ителә .

Букмол белән Норвегиядә якынча 90% халык куллана, нәкъ аны ешрак чит ил студентлары өйрәнә. Букмол нормалары Көнчыгыш Норвегия диалектларына, бигрәк тә Норвегия башкаласы Осло тирәсендә сөйләшүче вариантларга якын, гәрчә аның нигезе Дат теле булып калса да. Язма рәвештәге Дат текстлары букмолда сөйләшүчеләргә аңлаешлы, шул ук вакытта фонетика аермалары шактый көчле һәм норвегиялеләрнең телдән Дания сөйләмен аңлауда кыенлыклары бар.

XX гасырда букмолны демократияләштерүгә юнәлдерелгән тел һәм орфографик реформалары ясала, әмма аларның кайберләре килеп чыкмый һәм гамәлдән чыгарыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү