Букмекерлар рейтингы

веб сайт

«Букмекерлар рейтингы» (кыскартылган БР) ― спорт ставкасында уйнауга багышланган интернет-портал. 2012 елның 1 мартыннан эшли. Биш тел версиясе бар: инглиз, әрмән, испан, рус, украин.

Букмекерлар рейтингы
Нигезләнү датасы 1 март 2012
Логотип
Нигезләүче Шахбазян Паруйр[d]
Башкарма мөдир Тхалиджоков Аскер Сафудинович[d]
Дәүләт  Россия
Хуҗасы Шахбазян Паруйр[d]
Штаб-фатирының урнашуы Мәскәү, Россия
Төп тема спорт һәм яңалыклар[d]
Әсәр яки аның атамасы теле рус теле, инглиз теле, испан теле, украин теле, әрмән теле, болгар теле һәм серб теле[d]
Рәсми веб-сайт bookmaker-ratings.ru
Баш мөхәррир Бодров Андрей Константинович[d]
Alexa урыны 76 664[1]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 21 440 һәм 293 000 ± 999[2]
 Букмекерлар рейтингы Викиҗыентыкта
Паруйр Шахбазян Букмекерлар рейтингы офисында

Эшчәнлек тасвирламасы үзгәртү

Нигез салучы һәм хуҗасы ― Паруйр Шахбазян [3] .

Ресурс букмекер конторалары рейтингын бастыра, букмекерлар турында шикаятьләрне кабул итә, аларның клиентлар белән бәхәсләрдә арбитр ролен башкара, яңалыклар, бизнес-аналитика, әңгәмәләр һәм спорт фаразларын бастыра.

«Букмекерлар рейтингы» белгечләре арасында «Матч ТВ»ның футбол комментаторы Константин Генич, Алексей Андронов, «Евроспорт» комментаторы Анна Чакветадзе, Мәскәүнең «Спартак» футбол клубынның элеккеге баш тренеры Валерий Карпин, «Спартак»ның элеккеге капитаны Егор Титов, WBA версиясе буенча авыр үлчәмдә элеккеге Дөнья чемпионы һәм VI ― VII чагъырыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасын депутаты Николай Валуев бар.

Эшчәнлек күрсәткечләре үзгәртү

Порталга нигез салучы Паруйр Шахбазян Forbes Russia журналына биргән интервьюсында әйтүенчә, 2015нче елга карата «Букмекерлар рейтингы»ның еллык кереме 1,5 миллион АКШ доллары булган, сайтка 350 мең уникаль кеше ай саен 1,2 миллион тапкыр кергән[3].

«Медиалогия» үткәргән тикшеренүләр күрсәтүенчә, букмекерлар рейтингы 2020нче елда спорт тармагында иң күп күчермә китерелгән 20 массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 7нче урында тора[4].

Рәсәйнең букмекер базарын аналитик тикшерү үзгәртү

2017нче елда «Букмекерлар рейтингы» спортка ставкалар индустриясенең үз маркетинг тикшеренүен бастырып чыгара. Ул Россиянең букмекер тармагы, анда катнашучылар — компанияләр һәм клиентлар, шулай ук индустриянең тенденцияләре һәм проблемалары анализын үз эченә ала. Хисап өчен портал ике ― «Юрий Левада Аналитик үзәгенә» һәм Ромир тикшеренү холдингына социологик тикшеренүгә заказ бирә[5].

Хисап түбәндәге саннарны тәкъдим итә:

  • Россия букмекер индустриясе күләме һәм аның дөньядагы өлеше;
  • букмекер компанияләренең керемнәре;
  • Россиядә уенчылар саны;
  • букмекер тармагының легаль һәм легаль булмаган сегментлары өлеше;
  • Россиядә ставкаларны кабул итү пунктлары саны.

Хисапка ярашлы, 2017нче елга Россиядә спортка ставкалар индустриясе елына 677 миллиард сум (10,1 миллиард доллар) күләмендә була. Букмекерларның Россия базарыннан кереме елына 47 миллиард сум (0,7 миллиард доллар), якибу дөнья букмекер тармагы керемнәренең 1,2 процентын тәшкил итә итә. Киләсе 5 ел дәвамында букмекерлыкның Россия индустриясе күләменең, шул исәптән, легаль булмаган бизнесны да кертеп, 1,4 триллион сумга кадәр үсеше фаразлана[6].

Роскомнадзор тыюлары үзгәртү

Россия Федераль Салым хезмәте лицензиясез россиялеләрдән ставкалар кабул иткән онлайн-букмекерларга сылтамалар булганлыктан, 2016 елда, «Букмекерлар рейтингы» Роскомнадзорның тыелган сайтлары реестрына ике тапкыр кертелә[7]. 2016 елның көзендә сайт реестрдан һәм блоклаудан алына[8].

Бүләкләре үзгәртү

 
Рунет премиясе 2018
  • Betting Awards 2015 ― «Букмекерлык турында иң яхшы интернет-портал» номинациясендә җиңүче[9]
  • Betting Awards 2016 ― «Букмекерлык турында иң яхшы интернет-портал» номинациясендә җиңүче[10]
  • iGB Affiliate Awards 2017 ― «Чит телдә иң яхшы аффилиат-сайт» номинациясенең шорт-листында катнашучы[11]
  • «Рунет 2017» премиясе ― «Сәламәтлек һәм ял» номинациясе шорт-листында катнашучы[12]
  • «Рунет 2018» премиясе ― «Медиа һәм ял» категориясендә җиңүче [13]
  • «Алтын сайт 2018» премиясе ― «Кулланучылар өчен иң яхшы сайт (b2c)» категориясендә махсус приз[14].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.alexa.com/siteinfo/bookmaker-ratings.ru
  2. YouTube Application Programming Interface
  3. 3,0 3,1 На стороне игрока: как заработать в букмекерском бизнесе.
  4. ТОП-20 самых цитируемых СМИ спортивной отрасли - 2020 год
  5. Азарт в подполье (рус.). 13 ноябрь 2017 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2017-11-20, retrieved 2021-02-25 
  6. Template error: argument title is required.
  7. Массовая блокировка сайтов Роскомнадзором: мнение «Рейтинга Букмекеров». архив күчермәсе, Archived from the original on 2020-09-19, retrieved 2022-10-16 
  8. Единый реестр запрещенных интернет-ресурсов. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2021-11-09 тикшерелгән.
  9. Победители Betting Awards 2015.
  10. Победители Betting Awards 2016. әлеге чыганактан 2017-02-11 архивланды. 2021-02-25 тикшерелгән.
  11. Шорт-лист международной премии iGB Affiliate Awards 2017. әлеге чыганактан 2017-02-11 архивланды. 2021-02-25 тикшерелгән.
  12. Премия «Рунета 2017».
  13. Премия «Рунета 2018». әлеге чыганактан 2020-08-28 архивланды. 2021-02-25 тикшерелгән.
  14. Победители «Золотой сайт 2018».

Сылтамалар үзгәртү