БуазкүлТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Буазкүл
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°48'тн, 53°45'кнч
Нигезләнгән XVIII гасыр
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 333 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423753
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Буаз-Куль

Халык саны — 333 тирәсендә. Почта индексы — 423753.

География үзгәртү

Актаныш авылыннан 27 км төньяк-көнбатыштарак, Агыйдел елгасы тамагы янында.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Тарих үзгәртү

Буазкүл ― шушы ук атамалы күл һәм Киндеркүл елгасы буенда урнашкан Енәй волостеның (1866 елдан Семиостровск волосте) Енәй түбәсе башкортлары авылы[3]. 18 йөзнең 1 нче яртысында нигез салына. 18-19 йөзләрдә халкы башкорт-вотчинниклар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Мәчет турында беренче тапкыр 1816 да искә алына, аның каршында мәктәп эшли. 20 йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 683 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль корылышы үзгәртү

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән ― Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан ― Актаныш районында.

Демография үзгәртү

Халык саны
1859 1870 1897 1906 1913 1922 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
126 137 208 279 263 240 234 255 181 125 199 252 392 392 333

Буазкүл авылында 1816 елда 8 йортта 48 ир-ат һәм 40 хатын-кыз исәпкә алына, 1848 елда 19 йортта ― 112 башкорт. 1859 елда ― 125 асаба башкорт һәм элеккеге хәрби дәрәҗәдәге кердәшләр (моңа кадәр алар теркәлмәгән). 1870 елда 25 йортта 137 башкорт исәпкә алынган, 1902 елда 37 йортта 112 асаба башкорт һәм хәрби дәрәҗәдәге кердәшләр, 1905 елда Киндеркуль каршындагы 43 йортта ― 279 кеше[3].

1989 елгы җанисәп буенча nөп милләт — татарлар.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү