Бригитта Кристина Шерзенфельд

Бригитта Кристина Шерзенфельд, кияүдә Бернов, Линдстрём, Цимс, Ренат, (швед. Brigitta Kristina Scherzenfeldt; 1684 ел, Бекас (хәзер — Скона ленасы), Швеция — 1736 елның 4 апрелендә, Стокгольм, Швеция) — Жунгар ханлыгының хакимдары Цэван-Рабдан һәм Галдан-Цэрэн сараенда 17 ел буе тоткынлыкта яшәгәнен истәлекләрендә язып, билгелек алган туку һөнәре буенча швед укытучысы; Ю.Г. Ренатның хатыны.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 1684
Туу урыны Беккаскуг[d], Кристианстад[d], Кристианстад[d], Швеция
Үлем датасы 4 апрель 1736(1736-04-04)
Үлем урыны Стокһолм, Швеция
Һөнәр төре укытучы, язучы

Биографиясе үзгәртү

Скона ленасындагы Беккаскуг (Bäckaskog) алпавыт җирендә лейтенант Кнут Шерзенфельд һәм Бригита Транандер гаиләсендә туган. 1699 елда хәрби Матс Берновка кияүгә чыга һәм 1700 елда Төньяк сугышына аның артыннан ияреп киткән: башлыча Ригада яшәгән. 1703 елда Торунь янындагы каты сугышта ире һәлак булганнан соң, икенче тапкыр офицер Юхан Линдстрёмга кияүгә чыга, ләкин бер елдан соң, рус гаскәрләре 1704 елда Нарваны алганда, икесе дә әсирлеккә эләккән һәм Мәскәүгә озатылган. 1711 елда тол калган, әммә бер елдан чыгышы белән немец булган швед армиясының әсирлеккә алынган лейтенанты Михаэль Цимска яңадан кияүгә чыга. Озакламый ире белән бергә Тубылга күчерелгән.

1715 елда Цимс рус армиясенә хезмәткә алына һәм икенче елга себер губернаторы М. П. Гагарин Ямышевский гарнизонына булышу максатында, составында сакчы төркем, швед тоткыннары, сәүдәгәрләр һәм сәнәгәтчеләр булган — барлыгы 700 кешене җибәрә. Бу вакытта ун мең гаскәре белән якын торган жунгар хунтайжийы Цэван-Рабдан, төбәктә рус гаскәре барлыкка килүенә ризасызлыгын белдерә, шәһәр начальнигы И. Д. Бухгольцның моннан китүен таләп итә. Аның таләбеннән баш тарткан өчен 1716 елдаың 10 февралендә Цэван-Рабдан кәлгәгә һөҗүм итә, ә Ямышев күленнән 52 чакрым еракта, Иртыштагы Коряков Яр буенда, хәрби конвойны уратып алып, кыра. Бригитта-Кристинаның ире сугышта һәлак була, ә ул үзе җунгарларга әсирлеккә эләгә.

Аның кул-аягына богау кидерәләр, көчләргә маташалар, әммә ул шул кадәр нык каршы тора, хәтта көчләүченең аягын имгәтә. Ул хатынны үтерергә тели, ләкин аны алдаштыралар, һәм, ахыр чиктә, аны, башка әсирләр белән бергә Или елгасы үзәненә, хан ставкасына алып киләләр һәм шәхсән Цэван-Рабданга күрсәтәләр. Хаким, кызыксынып, хатынның шулай карышуның сәбәбенә сораган. Ул шведларда мондый кагыйдә юк дигән, һәм Цэван-Рабдан аңа шуңа охшаган һөҗүмнәрне тыйган һәм Бригиттаны үз хатынына хезмәтче итеп билгеләргә фәрман биргән. Тиздән аны туку һәм тегү эшләре укытучысы итеп билгеләгәннәр, һәм Цэван-Рабданның кызларының берсен, Цэцэнны карарга куйганнар. Ике еллап Бригитта Кристина кенәз кызы Сэцэнның Яркәндтәге сатып алуларын башкарган; мөмкинлек чыккан саен Жунгар ханлыгында тоткынлыкта булган европалы әсирләренең хәлен бераз яхшыртырга тырышкан.

 
Юхан Густав Ренат төзегән Жунгар ханлыгы картасы

1723 елда Цэван-Рабдан Волгага Әйтүкәнең улына кызын кодалау тәгъдиме белән илче җибәрә. Башланган сөйләшүне дәвам итү өчен Волгадан Жунгар ханлыгына 1724 елда Цэван-Рабдан ханның кызларын Әйтүкәнең өч улына кәләшлеккә кодалау максатында, Ехе Абугай җибәрелә, һәм илчене Җунгарлар бик җылы каршылыйлар. Цэцэн, Калмык ханлыгына күчәргә җыенгач, Бригитта Кристинаны да үзе белән алырга уйлый, әммә Бригиттага мондый күчү туган илгә кайту теләгеннән һаман ерагая кебек күренә. Шуның өчен хатын, бервакыт үзенең остаханәсенә туку станоклары да эшләп биргән, ханлыкта пушкалар кою һәм китап бастыру эшен җитәкләгән җунгарларда әсирлектә булган швед офицеры Ю.- Г. Ренат белән ялган никахлаша. Һәм шул никахы аркасында кенәз кызының сараеннан китә. Әммә 1727 елда, Волгадан чираттагы илчеләре килгәннән соң бераз вакыт үтүгә Цэван-Рабдан вафат була. Аның өлкән улы Галдан-Цэрэн атасының вафатында калмык илчеләрен, үзенең улын Жунгар тәхетенә утыртырга теләүдә үги әнисе Сэтэржавны һәм аның кызларын гаепли. Сэтэржавны һәм аның кызларын, шул исәптән Цэцэнны газаплыйлар һәм җәзалап үтергәннәр, әммә Бригитта Кристина үзеннән шик кайтара ала һәм Галдан-Цэрэнны ышандырып, 134 рус һәм 19 швед әсирен иреккә җибәрү форсатын таба.

1733 елда Бригитта Кристина һәм Ренат, аның икенче жунгар-маньчжур сугышында артиллерия әзерләүдәге казанышлары өчен азат ителә, һәм русия илчесе һәм бүләк ителгән егерме калмык хезмәтчесе озатуында Жунгар ханлыгыннан китәләр. Аларның алтысын илчелек тоткарлый, тагын берничәсе Мәскәүгә килеп җиткәнче һәлак була. Мәскәүдә Бригита-Кристина анда яшәгән инглиз хатыны Вигорга үзенең бәла-казага таруын сөйли, һәм Вигорың Россия турында язган китабында урын алган[1]. Мәскәүдә алар ниһаять Ренат белән никахлаша һәм русия җитәкчеләреннән Швецияга барып кайту рөхсәте ала, әммә 1734 елда Стокгольмга киләләр һәм Россия империясына кире кайтмыйлар. Алар белән калган өч калмык хатыны: Алтан, Ламакис һәм Зара Анна-Катарина, Мария-Стина һәм Сара-Грета исеме белән чукынып ирле-хатынлы Ренатларның хезмәтчеләре була. Ике елдан соң, 4 апрельда, Бригитта-Кристина вафат була.

Стокгольмның Ливрусткаммарен музеенда аның кызыл ефәк жунгар киеме әлегә кадәр күрсәтелә.

Әдәбият үзгәртү

  • Alf Åberg. Fångars elände. I Karolinerna 1700-1723 Ryssland. — Lund: och Natur kultur, 1991. — ISBN 91-27-02265-X (швед.)(швед.)
  • Blomquist Gunvor. Starka Kvinnor. — Kvinnor Starka, 1986. — ISBN 91-522-1658-6 (швед.)(швед.)

Искәрмәләр үзгәртү