Бретань ярымутравы

Бретань (фр. Bretagne, брет. Breizh, галло Bertaèyn) — Франция төньяк-көнбатышындагы ярымутрау.

Бретань ярымутравы
48°00′00″ т. к. 3°00'00" кб. о. (G) (T)
АкваторияАтлантик океаны
Мәйдан35 000 км²
ИлФранция Франция
Бретань ярымутравы (Аурупа)

Мәйданы 35 мең км², озынлыгы 200 км. Яр буе тәбәнәк һәм кыялы. Шактый өлешен Арморика калкулыгы били (биеклекләр 384 метргача).

Уртача еллык явымнар саны 800—1200 мм. Имән, каракаен (бук агачы) урманнары бар. Арчанлыклар, торфлыклар киң таралган. Яшелчәчелек, ит-сөт терлекчелеге үсеш алган, балык тотыла. Эре порт шәһәрләре — Нант вә Брест.