Бра́йан Рэ́ндолф Грин (ингл. Brian Randolph Greene, 9 февраль 1963 ел) — физик-теоретик һәм кыл теориясе буенча иң күренекле белгечләрнең берсе[2], 1996 елдан башлап Колумбия университетының профессоры.

Брайан Рэндолф Грин
Туган телдә исем ингл. Brian Randolph Greene
Туган 9 февраль 1963(1963-02-09) (61 яшь)
Нью-Йорк, АКШ
Яшәгән урын Нью-Йорк
Ватандашлыгы АКШ
Әлма-матер Магдален көллияте[d], Гарвард университеты, Стайвесант мәктәбе[d] һәм Оксфорд университеты[1]
Һөнәре галим-физик, физика популярлаштыручысы
Эш бирүче Корнелл үнивирситите һәм Колумбия үнивирситите

 Брайан Рэндолф Грин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Брайан Грин Нью-Йоркта туа. Ул бик иртә математикага сәләтлелеген күрсәтә. Брайанның математика өлкәсендә сәләте шул дәрәҗәгә җитә ки, ул 12 яшендә Колумбия университеты укытучысыннан шәхси дәресләр ала башлый. Шул вакытка инде ул мәктәп программасын үзләштергән була. Стайвесант мәктәбен тәмамлаганнан соң ул 1980 елда Гарвард университетының физика бүлегенә укырга керә һәм аннан бакалавр дәрәҗәсен алып чыгуга ирешә. Родс стипендиясен алуга ирешеп ул укуын Оксфорд университетында дәвам итә һәм 1987 елда докторлык дәрәҗәсенә (PhD) ирешә.

1996 елда Грин Колумбия университетына күчә һәм бүгенге көнгәчә шунда эшләп килә. Грин университетның Кыллар, космология һәм астрофизика институты (ISCAP) директордашы булып килә һәм институтның кыллар теориясенең космология проблемаларын чишүдәге кулланылышларына багышланган эзләнү программасын җитәкли. Аңа кадәр 1990 елдан Грин Корнелль университетының физика факультетында эшли. Анда ул 1995 елда профессор була.

Брайан Грин балачагынна вегетариан һәм 1997 елдан веган[3].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Брайан Грин ике төрле Калаби-Яу пространствосын бәйләүче көзге симметриясен өйрәнү белән шөгыльләнә. Шулай ук ул электрон кара тишекләре фикерен үстерә. Бүгенге көндә Грин кыл космологиясен өйрәнү белән шөгыльләнә.

Фәнне популярлаштыру үзгәртү

Брайан Гринның «Элегант Галәм. Суперкыллар, яшерен үлчәнешләр һәм соңгы теорияне эзләү» (1999) китабы кыллар теориясен популярлаштыру буенча беренче адым була. Аның икенче китабы «Космос тукымасы: Пространство, вакыт һәм реальлек текстурасы» (2004) аның беренче китабының тагын да популяррак версиясе була.

Шулай ук кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү