Бот арасы, чат арасы, чатак , чат (perineum) - ана хайванда арт юл тишеменнән (анустан) тышкы җенес әгъзасы тишегенә яки ата хайванда күкәй янчыгына (умалга) кадәр булган өлеше. Ана затта ул бик кыска, аталарында шактый озын.

Бот арасы
Сурәт
Кана белән язылган исем えいん
Лимфодренаж касыкның өслек лимфатик төеннәре[d]
Артериаль чыганак perineal artery[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C33301
 Бот арасы Викиҗыентыкта
Хатын-кызның бот арасы мускуллары
Ир-атның бот арасы мускуллары

Бот арасы (perineum) дип, клиник тәҗрибәдә арткы юл һәм тышкы җенси әгъзалар арасында урнашкан тукымалар өлешен күздә тоталар (ирләрдә умалның арткы кырыеннан, хатын кызларда җенси ярыкның арткы кырыеннан). Бу өлкәне акушерлык тәҗрибәсендә белү аеруча мөһим, чөнки бала табу вакытында төрле дәрәҗәдә бот арасы ертылуы була ала.

Бот арасы дип, киң мәгънәдә алганда, (топографик анатомиядә) ромбсыман формадагы, кече оча куышлыгыннан чыгуны каплаучы, йомшак тукымалар җыелмасын (тире, мускуллар, фасцияләр) атыйлар.

Төзелеше үзгәртү

Бот арасы өлкәсе (regio perinealis) кече оча куышлыгыннан чыгу тирәсенә туры килә һәм ромбсыман формалы. Бу өлкәдә тышкы җенес әгъзалар һәм арткы юл урнашкан.

·       Бот арасы өлкәсе чикләре: алгы – касык симфизының аскы кырые;  арткы – койрык сөяге очы;  кырыйдагы – касык сөякләренең аскы тармаклары, утракса сөякләр, утракса калкулыклары.

·       Бот арасы өлкәсе бүленә (рәс. 3.20):

  • алгы, кечерәк, сидек-җенес өлкәсенә (regio urogenitalis);
  • арткы, олырак, арткы юл өлкәсенә (regio analis).

Алар арасында чик – утракса калкулыкларын тоташтыручы аркылы сызым.

·       Бот арасының төп өлешен сидек-җенес диафрагмасын һәм оча диафрагмасын барлыкка китерүче мускуллар һәм фасцияләр тәшкил итә.

o  Сидек-җенес һәм оча диафрагмасы мускуллы-фасциаль пластинка, ике мускуллы катлам (өслек һәм тирән) һәм фасцияләр белән ясалган. Әйтелгән ике диафрагма – сидек-җенес һәм оча – кече оча төбен ясауда катнаша.

o  Сидек-җенес диафрагмасы аша ирләрнең сидек чыгару юлы, хатын-кызларның – сидек чыгару юлы һәм аналык җиңсәсе уза. Оча диафрагмасы аша ирләрдә һәм хатын-кызларда туры эчәкнең ахыргы бүлеге уза.

Сидек-җенес диафрагмасы мускуллары үзгәртү

Бу мускуллар өслек һәм тирән өлешкә бүленә (рәс. 3.21, 3.22).

Сидек-җенес диафрагмасының өслек мускуллары (тышкы җенес әгъзалар мускуллары):

·       Бот арасының өслек аркылы мускулы (m. transversus perinei superficialis), парлы.

  • Утракса сөяге тармагыннан башлана.
  • Бот арасының сеңер үзәгендә төгәлләнә.
  • Бот арасының сеңер үзәген ныгыта.

·       Утракса-куышлыклы мускул (m. ischiocavernosus), парлы.

  • Утракса сөяге тармагыннан башлана.
  • Җенси әгъза (ирләрдә) яки клитор (хатын-кызларда) гәүдәсенең куышлыклы гәүдәсенең аксыл катлавына кушылып үсә.
  • Җенси әгъзаның (клиторның) өске веналарын кыса, куышлыклы гәүдәләрдә веноз канны туктатып, эрекцияне тәэмин итә; хатын-кызларда бу гамәл аз гына чагылган.

·       Төпсә-көпшәкле мускул  (m. bulbospongiosus) ике симметрик яртыдан (ирләрдә) тора һәм парлы (хатын-кызларда).

  • Бот арасының сеңер үзәгеннән һәм җенси әгъза тамырының аскы өслегендәге җөйдән (ирләрдә) башлана.
  • Җенси әгъзаның көпшәкле гәүдәсенең аксыл катлавына һәм җенси әгъзаның артындагы өске фасциясенә (ирләрдә) яки клиторның аксыл катлавына (хатын-кызларда) беркетелә.
  • Ирләрдә җенси әгъзаның куышлыклы гәүдәләрен, җенси әгъзаның тирән  дорсаль венасын, бульбоуретраль бизләрен, җенси әгъзаның төпсә һәм көпшәкле гәүдәсен кыса; сидек чыгару юлын кыса һәм кыскарта, ул вакытта сидек чыгуы тизәя; эрекциядә катнаша: оргазм вакытында орлыкны уретрадан ташлап чыгара.
  • Хатын-кызларда җиңсәгә керү юлын, бусага төпсәсен һәм бусаганың зур бизен тарайта.

Сидек-җенес диафрагмасының тирән мускуллары

·       Бот арасының тирән аркылы мускулы (m. transversus perinei profundus), парлы.

  • Утракса һәм касык сөякләренең тармакларыннан башлана.
  • Шундый ук каршы яктагы мускул белән тоташа.
  • Сидек-җенес диафрагмасын ныгыта.

·       Сидек чыгару юлының сфинктеры (m. sphincter urethrae)

o  Касык сөякләренең аскы тармакларыннан башлана, җепселләр бәйләме күбесенчә циркуляр юнәлә, ирләрдә сидек чыгару юлының ярылы өлешен, ә хатын-кызларда – сидек чыгару юлын урап ала.

o  Сидек чыгару юлын, ирләрдә бульбоуретраль бизләрне һәм хатын-кызларда бусаганың зур бизләрен кыса.

Оча диафрагмасы мускуллары

Бу мускуллар өслек һәм тирән өлешкә бүленә (рәс. 3.21, 3.22).

Оча диафрагмасының өслек мускуллары

·       Арткы юлның тышкы сфинктеры (m. sphincter ani externus), парсыз.

o  Боҗрасыман арткы юлны һәм туры эчәккә яндаш булган өлкәне урап ала; мускул белән ясалган боҗра алгы-арткы юнәлешкә сузылган.

o  Кыскаргач, арткы юлны кырыйлардан кыса, һәм шулай буй ярык ясала (мускулның кыскаруы безнең теләккә бәйле).

Оча диафрагмасының тирән мускуллары

·       Арткы юлны күтәрүче мускул (m. levator ani), парлы, оча куышлыгының арткы бүлеген барлыкка китерә.

o  Берничә бәйләм белән кече очаның кырый тышчасыннан һәм арткы юлны күтәрүче мускулның сеңерле дугасыннан башлана (оча фасциясенең дугасыман калынаюы, бу урында ул ябу фасциясенә күчә).

o  Мускуллар бәйләме аска һәм артка юнәлеп, бер-берсе белән тоташа һәм туры эчәкне урап ала һәм койрык сөяге очында арткы юл-койрык бәйләвече (lig. anococcygeum) булып тәмамлана.

o  Башлыча кысучы; оча төбен ныгыта һәм күтәрә; алга һәм өскә туры эчәкнең дисталь бүлеген тарта; туры эчәкнең арткы тышчасын алгысына якынайтып, туры эчәкнең дисталь бүлеген тарайта (эчәк тишеге аркылы юнәлгән ярыксыман форманы ала).

·       Койрык мускулы (m. coccygeus), парлы.

o  Утракса кылыннан һәм әвернә-кыл бәйләвеченнән башлана.

o  Койрык сөягенең латераль кырыена һәм әвернә сөге башына беркетелә.

o  Оча диафрагмасын ныгыта (арткы юлны күтәрүче мускул белән).

Бот арасы фасцияләре үзгәртү

Бот арасында өслек (башкача тире асты) һәм чын  фасцияләрне аералар (рәс. 3.23-25). Бот арасының өслек фасциясе (fascia superficialis perinei) бот арасы өлкәсендә гәүдәнең гомуми тире асты фасциясе өлешен тәшкил итә, начар чагылган. Бот арасының чын фасциясе (fascia propria perinei) турыдан-туры бот арасы мускулларын, алар арасындыгы батынкылык һәм ярыкларга кереп, каплый. Кайдан узганга һәм нинди мускулларны каплаганга карап, фасция исемен үзгәртә.

Бот арасының чын фасциясе үзгәртү

Арткы юл һәм сидек-җенес өлкәсенең чын фасцияләрен аералар.

Арткы юл өлкәсендә оча диафрагмасының аскы һәм өске фасциясен аералар (рәс. 3.23, 3.25).

o  Оча диафрагмасының аскы фасциясе  (fascia diaphragmatis pelvis inferior) арт сан фасция дәвамы булып тора, ул зур арт сан мускулын тыштан каплый («Аскы очлык фасцияләр» бүлеген кара). m. levator ani аскы (тышкы) өслеген каплап, арткы юлның тышкы сфинктерының тышкы өслегенә күчә һәм арткы юлны урап алучы клетчаткада тәмамлана. Алга таба фасция m. transversus perinei profundus арткы кырыена кадәр җитә.

o  Оча диафрагмасының өске фасциясе (fascia diaphragmatis pelvis superior)  m. levator ani өске өслеген каплый. Ул оча фасциясенең  париеталь бит өлеше булып тора. Оча фасциясе (fascia pelvis) эчке корсак фасциясе дәвамы булып тора, корсак тышчасының эчке өслегенә җәелгән («Корсак фасцияләре» бүлеген кара). Оча фасциясе эчке әгъзаларга - туры эчәккә, сидек куыгына, килгән урында тыгызлана һәм ул әгъзаларны каплаучы бит бирә – оча фасциясенең висцераль бите (lamina visceralis fasciae pelvis). Оча фасциясенең висцераль бите сидек куыгын һәм туры эчәкне; хатын-кызларда – җиңсәне; ирләрдә – простатаны, орлык куыкчыгын, орлык чыгару юлларының ампуласын каплый.

ü  Туры эчәкне алдан каплаучы һәм аны ирләрдә простатадан, орлык куыкчыкларыннан һәм сидек куыгыннан аеручы оча фасциясенең висцераль өлеше  туры эчәк-куык бүлгесе(septum rectovesicale) дип атала.

ü  Туры эчәкне алдан каплаучы һәм аны хатын-кызларда җиңсәдән аеручы оча фасциянең висцераль өлеше туры эчәк-җиңсә бүлгесе(septum rectovaginale) дип атала.

o  Шулай итеп, арткы юлны күтәрүче мускул һәм арткы юлның тышкы сфинктеры белән аларны каплаучы аскы һәм өске оча диафрагмасы фасцияләре мускуллы-фасциаль пластинка – оча диафрагмасын (diaphragma pelvis) барлыкка китерә. 

 ·       Сидек-җенес өлкәсендә сидек-җенес диафрагмасының өске һәм аскы фасциясен аералар. (рәс. 3.24). Бу фасциаль битләрнең чыгышы түбәндә аңлатыла. Оча диафрагмасының аскы фасциясе  m. transversus perinei profundus арткы кырыена кадәр җиткән урында ике биткә бүленә.

o  Аларның берсесе бот арасының тирән аркылы мускулның өске өслеген каплый һәм сидек-җенес диафрагмасының өске фасциясе (fascia diaphragmatis urogenitalis superior) дип атала.

o  Икенче бите бот арасының тирән аркылы мускулның аскы өслеген һәм сидек чыгару юлы сфинктерын каплый һәм сидек-җенсе диафрагмасының аскы фасциясе (fascia diaphragmatis urogenitalis inferior) дип атала. Игътибарда тотарга кирәк, сидек-җенес диафрагмасының аскы фасциясе  өслек һәм тирән мускуллар арасында урнашкан. 

§  Бот арасының тирән аркылы мускулының алгы кырыенда ике фасция бер-берсе белән кушылып нык бәйләвеч – бот арасының аркылы бәйләвечен (ligamentum transversum perinei) барлыкка килә. Бу бәйләвеч сидек чыгару юлының ярылы өлешеннән алда урнашкан һәм касыкның дугасыман бәйләвеченә кадәр җитми, шуңа күрә бу ике бәйләвечләр арасында тамырлар узу өчен ярыксыман аралык кала.

§  Сидек-җенес диафрагмасының ике фасциясе (өске һәм аскы) сидек-җенес диафрагмасының арткы кырыеннан кушылып үсә һәм аның арткы чиген барлыкка китерә.

o  Шулай итеп, сидек-җенес диафрагмасының өске һәм аскы фасцияләре арасында ике мускул урнашкан: алгысы – сидек чыгару юлының сфинктеры; арткысы – бот арасының тирән аркылы мускулы, һәм тагын ирләрдә - бульбоуретраль бизләр һәм хатын-кызларда - зур бусага бизләре.

o  Сидек-җенес диафрагмасының өстәге мускуллары (бот арасының өслек аркылы мускулы, утракса-куышлыклы мускул, төпсә-көпшәле мускул) тыштан бот арасының өслек фасциясе белән капланган. 

Утракса-туры эчәк чокырчасы (аналь чокырча) (fossa ischiorectalis/ischioanalis) арткы юл тишеге кырыенда урнашкан, май клетчаткасы белән тулган, аның аша тамырлар һәм нервлар уза торган бот арасындагы парлы батынкылык (рис. 3.25).

Утракса-туры эчәк чокырча тышчалары

  • алгы - бот арасының аркылы мускуллары;
  • арткы - арткы юлны күтәрүче мускулның арткы бәйләмнәре һәм койрык мускулы;
  • медиаль - арткы юлны күтәрүче мускулның тышкы өслеге;
  • латераль - үз фасциясе белән капланган эчке ябу мускулы һәм утракса калкулыгының медиаль өслеге.

Өстәмә сурәтләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.