Лайм чире (боррелиоз) — кузгатучысы камчылы спирохета Borrelia burgdorferi булган инфекцион чир. Йоктыру каты кабырчыклы Ixodes гаиләлегендәге талпан чагу нәтиҗәсендә була (рәс. 24.26а, б). Инфекция чыганагы күп төрле имезүчеләр, аеруча боланнар була ала. Чир Төньяк Америка, Ауропа һәм Азиянең уртача климат өлкәләрендә эндемияле санала. Системалы күренешләре катлаулы, аларны шартлы рәвештә башлангыч һәм соңлаганнарга бүләләр.

Боррелиоз
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d], тиребелем[d], неврология һәм кардиология
Симптомнар Эритема мигрирующая хроническая[d][1], артык талчыгу[d][1], баш авыртуы[1], артралгия[d][1], миалгия[d][1], Фасцикуляция[d][1], Парестезия[d][1], Баш әйләнү[1], Аритмия[1], chronic neuropathic pain[d], бизгәк[d], Неврит[d], минингит[d], Менингоэнцефалит[d], Миокардит, Артрит, инсыфаламиилит[d] һәм Гипертрофическая кардиомиопатия[d]
Диагностика юллары Вестерн-блот[d][2], физикальное обследование[d], Иммунофермент анализы, люмбальная пункция[d] һәм биопсия
Дәвалануда кулланыла торган дару цефтриаксон[d][3][4], Цефуроксим[d][3], амоксициллин[d][3], Доксициклин[d][4] һәм Азитромицин[d]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы tick borne transmission[d], I. pacificus[d][5] һәм I. scapularis[d][5]
Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы 1 тәүлек[6]
Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы 44 тәүлек[6]
ICD-9-CM 088.81[5][7]
NCI Thesaurus идентификаторы C45161[5] һәм C45161[7]
 Боррелиоз Викиҗыентыкта

1. Башлангыч күренешләре талпан чакканнан берничә көннән соң тиредә үзенчәлекле боҗрасыман зураючы таптан — хроник күчүче эритемадан (рәс. 24.26в) башлана, бу гомуми симптомнар һәм лимфаденопатия белән бергә була ала.

Бу халәт берничә атна була ала һәм дәвалаусыз бетә. Өзлегүләр — неврологик (баш мие нервлары парезы, менингит) һәм шулай ук йөрәк ягыннан (үткәрүчәнлеге бозылу, миокардитлар) — башлангыч күренешләрдән 3-4 атнадан соң барлыкка килә ала.

2.     Соңлаган күренешләре. Эре буыннарның хроник артриты, полинейропатия һәм энцефалопатия. Кайбер авыруларда тире йомшак консистенциягә керә, таплы була һәм нәтиҗәсендә ялтыраучы атрофияле өлкәләр ясалуга китерә (хроник атрофияле акродерматит).

3.     Тикшерүләр. ПЧҖ һәм ИФА.

4.     Кискен чорда дәвалауга доксициклин яки амоксициллин эчкә кабул итү керә. Офтальмологик, йөрәк, буын яки неврологик күренешләр белән авыруларга вена эченә цефтриаксон 2 г/тәү 14-28 көн дәвамында кертү кирәк. Кисәтү буларак талпан чакканнан соң 72 сәг. эчендә доксициклин билгелиләр.

NB Эндемияле районнарда саклану киемен һәм репеллентлар куллану кирәк.

5.    Офтальмологик күренешләре. Вакытлы фолликуляр конъюнктивит, кератит, эписклерит, склерит, увеит, орбиталь мускуллар миозиты, күрү нервы невриты, күз йөртүче нервларның парезы һәм кайтма Һорнер синдромы.

Боррелио́з яки Лайм чире, хроник күчүче эритема, иксод талпаннары боррелиозы, күптөрле клиник чагылышлар белән барган, күп очракта билгеле тәртиптә барган - беренчел җәрәхәт - эритема, үзәк һәм периферия нерв системасы, йөрәк һәм зур буыннар зарарлану сыйфатлары белән барган табигый-чыганаклы инфекцион, күпчелек очракта — трансмиссив чир. Авыруны китереп чыгара спирохета (Borrellij burgdorferi).

Лайм чире (боррелиоз) — камчылы спирохета Borrelia burgdorferi китереп чыгарган һәм төрле эре имезүчеләрдә, аеруча боланнарда паразитлык итүче Ixodes төрендәге каты кабырчыклы талпаннар тешләү белән күчүче инфекцион чир (24 нче бүлекне кара).

1. Увеит сирәк үсеш ала һәм алгы яки арадаш увеит, периферияле мультифокаль хориоидит, перифлебит һәм нейроретинит буларак билгеләнә ала.

2. Башка күренешләр. Фолликуляр конъюнктивит, эписклерит, кератит, склерит, күз мускуллары миозиты, күрү нервы невриты, күз йөртүче нервлар парезы, кайтма Һорнер синдромы.

3. Увеит дәвалавын кортикостероидлар белән башкаралар.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Шувалова, Е.П. Инфекционные болезни: учебное пособие для вузов/ Е.П. Шувалова, Е.С. Белозеров, Т.В. Беляева, Е.И. Змушко; Под ред. Е.П. Шуваловой. - Ростов н/Д: Изд-во «Феникс», 2005. - 960 с.

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.