Борис Шульгин (1905)

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Борис Шульгин, Борис Владимир улы Шульгин (рус. Шульгин Борис Владимирович, 1905 елның 12 сентябре, Казан1962 елның 1 ноябре, Киев) — генерал-лейтенант (1954), Советлар Берлеге Каһарманы (1945). Бөек Ватан сугышында 17нче гвардия танк бригадасы командиры. 1954-1960 елларда Киев хәрби округы сәргаскәре урынбасары.

Борис Шульгин
Туу датасы 12 сентябрь 1905(1905-09-12)
Туу урыны Русия империясе Русия империясе, Казан
Үлем датасы 1 ноябрь 1962(1962-11-01) (57 яшь)
Үлем урыны ССРБ, Украина ССР, Киев
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Бронетанк гаскәрләре бронетанк гаскәрләре
Дәрәҗә генерал-лейтенант танк гаскәрләре генерал-лейтенанты
Җитәкчелек иткән танк бригадасы командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Кутузов орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1960 елның маеннан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Полковник Б.В. Шульгин (у)
  Тышкы рәсемнәр
  Генерал-лейтенант Б.В. Шульгин култамгасы.

1905 елның 12 сентябрендә Казанда эшче гаиләсендә туган. Мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач, В.И. Ленин исемендәге 40нчы завод (дары заводы) каршындагы ФЗӨдә шөгыльләнә, заводта слесарь, электрообмотчик булып эшли. Комсомол юлламасы белән Мәскәүгә китә. 1926 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. БҮБК исемендәге хәрби мәктәпне (Мәскәү, 1929), механикалаштырылган һәм бронетанк гаскәрләре команда составының белемен күтәрү курсларын (1934) тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышын танк полкы штаб башлыгы сыйфатында каршылый. 1943 елда гвардия танк бригадасы командиры. 1нче Беларус фронтының 65нче армиясе 1нче гвардия танк корпусының 17нче гвардия (Орел) танк бригадасы командиры гвардия полковнигы Б.В. Шульгин Мәскәү янында сугыша, Сталинград сугышын, Курск дугасын уза, Орёлны азат итә, Беларус өчен барган сугышларда катнаша. Польшаны азат иткәндә батырлык күрсәтә. Дошманның Көнбатыш Буг елгасындагы саклану сызыгын өзеп, танк бригадасы Вышкув шәһәре тирәсендә елганы кичә, Варшауның төньягындагы Нарев елгасына чыга. 1944 елның 5 сентябрендә Нарев елгасын кичә, көнбатыш ярдагы сугыш мәйданын ала. Бригада дошманның 2 пехота батальонын, 3 артбатареясын, 6 танк һәм самоходкасын, 10 бронетранспортерын юкка чыгара. Әлеге батырлык өчен 1945 елның 6 апрелендә 17нче гвардия (Орел) танк бригадасы[1] командиры Б.В. Шульгинга Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы офицерлар составын камилләштерү курсларын (1948), Генераль штаб хәрби академиясе каршындагы академик курсларны (1954) тәмамлаган[2] танк гаскәрләренең генерал-лейтенанты Б.В. Шульгин Киев хәрби округы сәргаскәре урынбасары булып хезмәт итә. 1960 елның маенда отставкага чыга.

1962 елның 1 ноябрендә Киевта вафат. Шәһәрнең Байково зиратында (укр. Байкове кладовище) дәфен ителгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К.: ТКН. 1966.
  2. Белокопытов В.И., Шевченко Н.Я. Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977.
  3. Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь в двух томах. Т. 2 (Любов — Ящук). Пред. ред. коллегии И.И. Шкадов. М.: Воениздат, 1988.
  4. Герои Советского Союза – наши земляки. К.: ТКН, 1985.
  5. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. К.: ТКН, 1990.
  6. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү