Бори́с Ефи́м улы Немцо́в (рус. Борис Ефимович Немцов; 1959 елның 9 октябре, Сочи2015 елның 27 феврале) — Россия сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, "Теләктәшлек" («Солидарность») хәрәкәтенең оештыручыларының берсе, «РПР-ПАРНАС» фиркасенең җитәкчеләренең берсе, Россия опозициясе вәкиле.

Борис Немцов
Туган телдә исем Борис Ефим улы Немцов
Туган 9 октябрь 1959(1959-10-09)
Сочи, Краснодар крае, ССРБ
Үлгән 27 февраль 2015(2015-02-27) (55 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d][1]
Күмү урыны Троекуров зираты[d][2][3]
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия
Әлма-матер радиофизический факультет ННГУ[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Солидарность[d], Уң көчләр берлеге[d], Партия народной свободы[d], Россия молодая[d], Партия народной свободы «За Россию без произвола и коррупции»[d] һәм Российское христианское демократическое движение[d][4]
Җефет Рәйсә Әхмәт кызы Немцова
Өйдәш Анна Александровна Дурицкая[d][5]
Балалар Жанна, Антон, Дина, Софья
Ата-ана
  • Немцов Ефим Давыд улы (әти)
  • Эйдман Дина Яков кызы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре кандидаты[d]
Сайт Рәсми сайт

 Борис Немцов Викиҗыентыкта

1959 елның 9 октябрендә Сочида туа. Түбән Новгородда белем ала, 1997 елда Мәскәүгә күченә, физика фәне белән шөгыльләнә, кандидатлык диссертациясен яклый.

1991 елда ул Түбән Новгород өлкәсенең беренче губернаторы булып сайлана. Эшен Россия хөкүмәтендә ягулык һәм энергетика министры буларак дәвам итә, 1997-1998 елларда хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары була.

1998 елда "Уң эш" («Правое дело») һәм «Уң көчләр берлегенә» нигез салган "Яшь Россия" («Россия молодая») исемле либераль хәрәкәтне оештыра.

Борис Немцов берничә мәртәбә Россия парламентына сайлана. 1993 елда Федерация шурасы әгъзасы була. Соңгы елларда «Теләктәшлек» һәм «РПС-ПАРНАС» фиркаләре рәистәшләренең берсе, Россия оппозициясенең координация шурасы әгъзасы.

2015 елның 27 февралендә билгесезләр тарафыннан Мәскәүнең нәкъ үзәгендә атып үтерелә[6].

Үтерү үзгәртү

27 февраль кичендә Борис Немцов атып үтерелә. Аңа узып баручы машинадан берничә мәртәбә атканнар. Борис Немцовны соңгы юлга озату чарасы сишәмбе, 3 мартта, Мәскәүнең Сахаров үзәгендә үтә. Немцов шул ук көнне Троекуров зиратында җирләнә. Кешеләр ул үтерелгән урынга чәчәкләр китерә.[7]

Гаилә һәм шәхси тормыш үзгәртү

Хатыны — Рәйсә Әхмәт кызы Немцова — Волгоград татары, бергә аларның Жанна исемле кызлары бар, ул журналист, РБК каналында икътисади күзәтүче булып эшли. Немцов беренче хатыны белән рәсми аерылмаса да, алар 2000 еллар башыннан бирле аерым яши.[6]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү