Борис Григорий улы Колкер (15.07.1939 елда туган) – совет эсперантологы, телләр укытучысы, тәрҗемәче. Берничә эсперанто теле дәреслекләренең авторы. 1993 нче елдан Кливлендта (Огайо штаты, АКШ) яши.

Борис Колкер

1962 нче елда Кишенәү университетының "Рус теле, әдәбият hәм фpaнцуз теле" бүлеген бетерә. 1985 нче елда СССР Фәннәр Академиясенең тел белеме Институтында эсперанто темасына гомуми тел белеме буенча кандидатлыкка диссертациясе яклый.

1965нче елдан 1993нче елга кадәр Борис Колкер Башкортстанда яши. Аның хезмәт юлы Бөре, Уфа педагогика институтларында, Башкорт дәүләт университетында укыту белән бәйле. Уфа мотор эшкәртү заводында чит ил белгечләренә тәрҗемәче булып эшли. Шулай ук 20-ел дәвамында Бөтен Россия нефть геофизикасы гыйльми тикшерү институтында тәрҗемә бюросы житәкчесе вазыйфасын башкара. Аның мәкаләләре Совет Башҡортостаны hәм Кызыл Таң газеталары белән беррәттән, башка Уфа газеталарында да басыла. 1973 нче елда Ленинец газетында аның эсперанто дәреслекләре дөнья күрә, бу дәреслекләр рус телендәге эсперанто дәреслекләренең нигезе булып тора hәм күп мәртәбә яңартыла. Вечерняя Уфа газетасында эсперанто турында даими рубрика алып бара.

1957 нче елда эсперанто хәрәкәтенә кушыла. Төрле югарылыктагы өч эсперанто теле дәреслекләренең, халыкара тел белеме буенча мәкаләләр hәм бәяләмәләр авторы. Эсперанто Академиясенең әгъзасы, Бөтендөнья эсперантистлары берләшмәсенең (Universala Esperanto Asocio, UEA) әгъзасы, эсперанто телендәге Monato (Ай) журналы мөхәррирләренең берсе. Егерме еллап Россиядә эсперанто телен читтән торып укыту курсларын алып бара, бу курсларда 900-гә якын кеше белем ала. Хәзерге вакытта интернет аша киңәйтелгән курслар (Internacia Perfektiga Koresponda Kurso, IPKK) алып бара.

Борис Колкер Совет эсперанто яшләре хәрәкәте (Sovetia Esperantista Junulara Movado, SEJM), Уфа эсперанто клубы, Совет эсперантистлары берләшмәсе (Asocio de Sovetiaj Esperantistoj, ASE), Совет республикалары эсперантистлары союзы (Sovetrespublikara Esperantista Unio, SEU), Россия эсперантистлары союзына (Rusia Esperantista Unio, REU) нигез салучыларының hәм житәкчеләрнең берсе була, СССРда hәм Россиядә эсперанто телен өйрәтү буенча вәкил, Бөтендөнья эсперантист яшьләр оешмасы (Tutmonda Esperantista Junulara Organizo, TEJO) комитетының әгъзасы, Бөтендөнья эсперантистлары оешмасының (Universala Esperanto Asocio, UEA) әгъзасы hәм СССР да төп вәкиле, Эсперанто телендә язучылар оешмасының (Esperantlingva Verkista Asocio, EVA) нигез салучысы hәм әгъзасы, эсперанто буенча халыкара имтиханнар комиссиясенең вице–президенты. Бөтендөнья эсперантистлары конгрессларында 1963 нче елда София шәһәрендә узган 48-нче конгресстан алып докладлар белән чыгыш ясый, 2000 нче елда Тел-Әвивтә үткән 85-нче Конгрессның темасын билгели.

Төп хезмәтләре үзгәртү

Кандидатлыкка диссертациясе үзгәртү

Эсперанто теленең ясалуында hәм үcешендә рус теленең өлеше. Мәскәү: СССР Фәннәр Академиясе, Тел белеме институты, 1985. – 23 бит. Диссертациягә автореферат

Эсперанто теленнән дәреслекләр үзгәртү

Сүзлек үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Борис Колкер турында: