БозаязБашкортстанның Кырмыскалы районындагы татар (мишәр) авылы. 2010 елның 14 октябренә 1492 кеше яши.[1] Район үзәгенә кадәр 26 км ара, якындагы тимер юл станциясенә (Карлыман) – 39 км.

Бозаяз
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Кырмыскалы районы
Координатлар 54°17'30"тн, 55°49'0"кнч
Нигезләнгән 1757
Халык саны 1492 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5,
Почта индексы 452440

Тарих үзгәртү

Бу якларга мишәрләр Борай якларыннан килгәннәр һәм Иске Мерәс (хәзер авыл Дәүләкән районына керә) авылында яшәүче Стәрлетамак өязенең Нугай даругасының Өршәк-Мең олысы башкортларыннан алганнар. Алар җирле кабилә юлбашчыларыннан җирне 20 елга арендага алып тора. Аннары шартнамә яңадан илле елга төзелә. Башта авылга нигез салучы Мөслим Каныбәков хөрмәтенә Мөслим диеп атала, тора-бара авылга Бозаяз елгасы исеме ябыша. 1920 елда Бозаязда 957 йортта 3748 кеше яши.[2]

1935-1956 елларда – Бозаяз районы үзәге.

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[3]
1492

Мәгариф үзгәртү

1902 елда биредә рус-татар мәктәбе ачыла, соңыннан мәктәп игенче яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. 1938 елдан урта мәктәп буларак эшләп килә. Бозаяз урта мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла. 2011 елның 1 сентябрендә ул 164 бала ишекләрен ачты. Укыучыларга 23 укытучы белем бирә. 2005 елда мәктәпкә Бозаязда үскән язучы Фәнил Әсәнов исеме бирелә.

Мәдәният үзгәртү

Китапханә, мәдәният йорты

Медицина үзгәртү

Бозаязда участок хастаханәсе эшләп килә. “Ашыгыч ярдәм” бригадасы якын-тирәдәге авыруларны коткара.

Авылда даруханә бар.

Авылның атаклы кешеләре үзгәртү

Икътисад үзгәртү

Бозаязда халыкны эш урыннары белән ҖЧҖ токымчылык заводы "Дружба" (сарыкчылык) һәм “ДУП” Бозаяз питомник-совхозы (сортларны тикшерү кишәрлеге) тәэмин итәләр.

Истәлекле урыннар үзгәртү

Бозаяз елгасы аша салынган таш күпер (Екатерина күпере) архитектура һәм тарих һәйкәле булып тора. Аны 18 гасыр ахырында салганнар. 1915 елда Бозаяз елгасы аша тагын бер күпер салынган, авыл картлары сүзе буенча аны Беренче бөтендөнья сугышында әсир ителгән "әвстерләр" салган, ягъни австриялеләр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  2. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. - Уфа, Китап, 2009. - 744 с. Страница 181.
  3. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү