Бозаулык

Русиядә шәһәр

Бозаулык (рус. Бузулук) — Ырынбур өлкәсендә шәһәр, Бозаулык районының административ үзәге.

Бозаулык
Карта
Ил Россия
Регион Ырынбур өлкәсе
Район Бозаулык районы
Координатлар 52°46'тн, 52°16'кнч
Нигезләнгән 1736
Мәркәз биеклеге 210 м
Халык саны 82 655 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83348
почта индекслары 613710
Рәсми сайт xn--90amjd2bbb.xn--p1ai/

Халык саны — 82 655 кеше (2010).

География үзгәртү

Бозаулык Самара елгада, Ырынбурдан 246 километрга төньяк-көнбатышрак урнаша.

Тарих үзгәртү

Бозаулык 1736 елда ныгытма буларак нигезләнә.

1781 елда шәһәр һәм өяз үзәге статусы ала; 1796 елданЫрынбур губернасы составында.

1785 елда янгыннан зыян күрә; янгыннан соң крепость корылмалары торгызмаганнар.

1851 елданСамар губернасы составында.

1856 елда Бозаулыкта 4 чиркәү, 798 йорт һәм 57 лавка (кибет) булган.

19281929 елларда — Урта Идел өлкәсе составында, 19291934 елларда — Урта Идел крае составында, 1934 елданЫрынбур өлкәсе составында.

Бөек Ватан сугышы вакытында Бозаулыкта Чехословакия хәрби көчләрнең нигезе булган 1 аерым чехословак батальоны оештырылган, Владислав Андерс җитәкчелеге астында булган поляк армиянең штабы булган.

1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» белән бүләкләнгән.

Халык үзгәртү

1840[1] 1856[2] 1897[3] 1913[2] 1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
2 869 ~5 600 12 109 ~16 500 ~24 600 ~29 000 ~42 400 54 851 67 091 76 013 83 994 87 286 82 655

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 90,9% 92,5%
татарлар 2,2% 1,9%
украиннар 1,7% 1,2%
мордва 1,5% 1,1%

Икътисад үзгәртү

Тегү, күн-галантерея, җиһаз, перчатка җитештерү фабрикасы; 2 машиналар төзү заводы, нефть-газ чыгару сәнәгатенең предприятиеләре.

Мәгариф үзгәртү

Югары уку йортлары үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү