Богота (исп. Bogotá; нигезләгәндә һәм 1991—2000 еллларда — Са́нта-Фе-де-Богота́, исп. Santafé de Bogotá) - Колумбиянең башкаласы, Кундинамарка департаменты идарә үзәге.

Богота шәһәренең үзәге

Мөстәкыйль административ берәмлек - башкала төбәге, 20 районга бүленә.

Халык саны - 7,4 млн. кеше (2011), илнең 16% халык саны.

Көньяк Американың халык саны буенча икенче шәһәре. Агломерация эчендә 8,7 млн. кеше яши.

Көнчыгыш Кордильера таулары арасындагы чокырында, 2600 м биеклегендә урнаша. Шәһәр климаты салкын. Җиртетрәү булуы еш ихтимал.

Колумбиянең төп сәяси, икътисади, мәдәни үзәге. 25% илнең Тулаем Эчке Продуктын туплый.

Тарих үзгәртү

1538 елда Испания конкистадорлары (илбасарлары) чибча (индеец кабиләләре) дәүләте үзәгендә нигезләгән.

1598 елдан - Испания генерал-капитанлыгы башкаласы.

1819 елдан - бәйсез Колумбиянең башкаласы.

1948 елда "Боготасо" хәрби күтәрелеше нәтиҗәсендә шәһәр үзәге яндырып җимерелгән.

Колумбия буенча җинаятьчелек дәрәҗәсе чагыштырмача түбән.

Транспорт үзгәртү

Баш транспорт төре - метробус ТрансМиленио.

"Эльдорадо" һава аланы 15 км шәһәр үзәгеннән көнбатыш юнәлешендә урнаша.

Сылтамалар үзгәртү