БлаговещенБашкортстан республикасындагы шәһәр, Благовещен районының административ үзәге (1930 елдан алып). Уфадан төньякка 42 км һәм Загородная тимер юл станциясеннән төньяк көнбатышка таба 18 км ерактагы Потеха елгасы тамагында (аның Агыйдел елгасы кушылган урынында) урнашкан. Мәйданы — 65 км². Халкы (мең кеше): 1920 елда — 6,4; 1939 — 11,1; 1959 — 12,6; 1989 — 27,7; 2002 — 33,0; 2010 — 34,2. Милли составы (2002): руслар — 63,6%, башкортлар — 19,3%, татарлар — 10,0%, чирмешләр — 4,3%.

Благовещен
Карта
Ил Россия
Республика Башкортстан
Координатлар 55°2'0"тн, 55°59'0"кнч
Башлык Рөстәм Бадыйкшанов
Беренче телгә алу 1756
Мәйдан 65 км²
Климат уртача
Халык саны 34 239 кеше
Милли состав руслар, татарлар, чирмешләр, башкортлар
Телефон коды 34784
Почта индексы 453430, 453431
Рәсми сайт adm-blagrb.ru

Тарихи белешмә үзгәртү

1865 елда 576 йортта 3679 кеше яшәгән. Агач эше, һөнәрчелек кәсебе (экипаж, җилгәргечләр ясау), умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Бакыр кою, механика, кирпеч, май ясау, 3 туң май, 2 капчык эшләү заводлары эшләгән. Чиркәү, чиркәү училищесы, Благовещен укытучылар семинариясе, су тегермәне, 10 сәүдә кибете булган. Ярминкәләр үткәрелгән.[1]

1930 елдан алып шәһәр тибындагы бистә, 1941 елда шәһәр статусын ала.

Россиянең яңа тарихына Благовещен кыйналуы (2004 елның декабрь ае) белән кереп калды.[2]

Истәлекле урыннар үзгәртү

Благовещенда 10 дан артык мәдәни мирас объекты урнашкан: Благовещен бакыр кою заводыдының төп корпусы (1864 елда төзелгән), Благовещен укытучылар семинариясе бинасы (1873), Кирилл һәм Мефодий чиркәве (1894—97) һ.б.

Халык үзгәртү

1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
~11 700 12 876 14 801 21 127 27 705 32 989 34 239

Икътисад үзгәртү

Благовещен арматура заводы, фурнитура заводы, Благовещен тимер бетон, полимер эшләнмәләр заводы, “Полиэф”ААЙ сы, “Эколес” ЯАЙ сы һ.б. эшли. Благовещенск аша УфаБөреЯңавыл, Благовещен—ПавловкаКызылъяр автомобиль юллары үтә.

Социаль-мәдәни өлкә үзгәртү

Шәһәрдә Благовещен күппрофильле һөнәри көллияте, Башкортстан төзелеш колледжы филиалы, ПУ, 6 гомуми белем бирү мәктәбе (ш. ис. Благовещен гимназиясе №1), балалар йорты, 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 2 сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, балалар һәм үсмерләр туризмы үзәге, ДЮСШ; үзәк район хастаханәсе; мәдәният сарае, 2 китапханә, тарих туган якны өйрәнү музее, чиркәү, мәчет бар; 5 халык һәм 2 үрнәкле үзешчән сәнгать коллективы эшли. Рус телендә “Панорама” гәз. чыга.

Шәһәрдә туган танылган кешеләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)