Биҗады́ елгасы — Көнчыгыш Кама аръягында. Сөннең сул кушылдыгы. Озынлыгы — 25 км, бассейнының мәйданы — 159 км². Актаныш районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Богады авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Аеш авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге — 140 м, тамагыныкы — 66 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы — 12%. Биҗады елгасының 4 һәм 6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле — 0,51-1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы — 70 мм, ташу агымы катламы — 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга октябрь ахыры — ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы — 0,05м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын — 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Биҗады бассейнында гомуми күләме 1,2 млн. м³ булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Безяда
География
АТБ Актаныш районы
Ил Россия
ДДӨБ 68 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 55°37'30"тн, 54°9'54"кнч, 55°37'27.16"тн, 54°9'50.58"кнч
РДСР 10010201612111100026794
Нинди сулыкка коя Сөн Edit this on Wikidata
Озынлык 25 километр Edit this on Wikidata
Карта

Су реестры мәгълүматы үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010201612111100026794
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102679
  • Бассейн коды — 10.01.02.016
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү