Биранчинараян Гыйбадәтханәсе, Бугуда

Биранчи Нараян Кояш Гыйбадәтханәсе, шулай ук Виранчинараяна Сыену урыны яки Агач Конарк, бу Ориссада, Ганҗам районында Бугуда шәһәрчегендә урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул мәшһүр Конарк Кояш Гыйбадәтханәсеннән соң Ориссада төзелгән икенче Сурья Кояш Гыйбадәтханәсе.

Биранчинараян Гыйбадәтханәсендә агачтан киселгән әйберләр.

Төзелеше үзгәртү

Гыйбадәтханә Патша Шрикара Бханджадэва тарафыннан 1790 елда төзекләндерелгән булган. Гыйбадәтханәнең Ходае булып төп Малтигадта хәрабәләрдән казып чыгарылган Һинду Тримуртисы белән Биранчи Нараян яки Сурья тора. Сурәттә шулай ук җиде ат җигелгән арба бар, аның бер тәгәрмәче сулда, Аруна арбаның йөртүчесе булып тора.
Гыйбадәтханәнең түбәсе 46 баганадан тора һәм анда катлаулы агач бизәкләре бар. Көнчыгышка караган Конарк гыйбадәтханәсеннән аермалы буларак Бирачи Нараян Кояш Гыйбадәтханәсе көнбатышка карый. Нәтиҗәдә, Конаркта Кояш балкучы Кояш нурларын куелган Сурьяга сипсә, Биранчи Нараян Гыйбадәтханәсендә батучы Кояш нурлары Сурьяның табаннарына төшә.

Агач Конарк үзгәртү

Патша теләге буенча, гыйбадәтханәнең төп Ходае сурәте агачтан ясалган. Риваять буенча, Сурьяның таш сурәте Ходай Сурьяның төп агач сурәтеннән ясалган.

Фестивальләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү