Билбаулы көрәш — көрәш төре, билбаулар таккан ике кешенең бил алышуы, милли спорт төре. Татарча көрәштән аермалы буларак аяк белән көрәшү рөхсәт ителгән.

Билбаулы көрәшнең Бөтенрусия Федерациясе 2003 елның апрелендә Мәскәүдә оеша. Хәзерге вакытта билбаулы көрәш Россиянең 40 регионында, 59 илдә, 4 кыйтгада үсеш тапкан. Рәсми сайт: http://belt-wrestling.ru/

2007 елда Уфада узган билбаулы көрәш Дөнья чемпионатынан күренеш

Тарихи мәгълүмат үзгәртү

Татар көрәше – милли бәйрәмебез Сабантуеның аерылгысыз өлеше. Һәр авылда диярлек узган көрәш бәйгеләре иң көчле рухлы егетләр өчен зур спортка баскыч ролен үтәгән. Яшьтән Сабантуйларында чыныгу алган спортсменнар ирекле, грек-рим, самбо көрәшләрендә үз урынын таба.

ХХ гасырда Сабантуенда батыр калган татар егетләре Дөнья һәм Европа дәрәҗәсендәге көрәшнең төрле төрләре буенча ярышларда җиңүләр яулаган. Шәзам Сафин, Шамил Хисаметдинов – Олимпия чемпионнары, Фәрхәт Мостафин, бертуган Мадьяровлар, Хәбил Бикташев дөнья чемпионы исемен яулыйлар.

Татарча көрәш буенча 1970нче елларда Россиякүләм ярышлар үткәрелә башлый. Җиңүчеләргә спорт мастеры дәрәҗәсе бирелә башлый. Соңгы елларда зур шәһәрләрдә үткәрелгән Сабантуйларында үзган көрәш бәйгеләре хәзер абруйлы ярыш булып санала. Аларда төрле милләт спортсменнары чыгыш ясарга атлыгып тора. Ләкин гомумән алганда, милли көрәш үзешчән спорт дәрәҗәсендә кала бирә.

1990 елда «кушаклы» (билбаулы) көрәшне үстерү өчен Мәскәүдә татар милли спорт төрләре «Батыр» Федерациясе төзелә. Аның беренче җитәкчесе — Мәнсур Фәхретдинов. Федерациянең беренче эше — Шәзам Сафин истәлегенә турнир үткәрү. Бу бәйгенең беренчесе 1991 елның октябрендә уздырыла. Бу бәйге 2011 елда 21нче тапкыр уздырылган инде.

2001 елда «Батыр»га алмашка «Максат» клубы килә. Аның оештыручылары — бертуган Абдулхак һәм Фәрхәт Мостафиннар, халыкара дәрәҗәле спорт мастерлары Наил Мәхмүтов, Харис Әюпов, Әдһәм Иванков, СССР һәм Россиянең атказанган тренерлары Әбделбәр Ниязбаев, Шамил Нәүретдинов.[1] Алар тырышлыгы белән спорт календарендә яңа бәйгеләр барлыкка килә: «Фатиха» буләкләренә Хәйдәр Бегичев истәлегенә һ.б. 2002 елда көрәшче Хәннан Мусин билбаулы көрәш буенча беренче дөнья беренчелегендә чемпион була.

Татар көрәшен алга сөрү максатыннан 2003 елда Бөтенрусия билбаулы көрәш Федерациясе төзелә (беренче президенты – грек-рим төр көрәшчесе Риф Гайнанов). Федерация төзү фикерен Мәскәү көрәшчеләре алга сөргәнлектән, алар ярыш кагыйдәләре төзегәндә Мәскәүдә узган сабантуйларын күздә тоталар. Мәскәүдә күпчелек татарлар мишәр кавеменнән булганга сабантуйлар мишәрләр көрәше («алыш») кагыйдәләре белән уздырыла. Алышта, Татарстанда үстерелә торган көрәш төреннән аермалы буларак, аяк чалып көрәшү рөхсәт ителгән. 2003 елның сентябрендә Шәзам Сафин истәлегенә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты үткәрелә. Җиңүчеләр Кыргызстанда үзбәк Көрәше федерациясе инициативасы белән үткәрелгән II Дөнья беренчелегендә катнаша.

2003 ел ахырында Тәһранда узган конференциядә Риф Гайнанов Бөтендөнья билбаулы көрәш федерация президенты итеп сайлана. Риф Гайнанов оешма алдында шундый максат куйган: Олимпия комитеты тарафыннан танылыр өчен ярышларда 4 кыйтгадан, 60-70 ил спортчылары ярышырга тиеш.

2010 елның гыйнвар аенда бөтенроссия билбау көрәше федерациясенең чираттан тыш сайлау конференциясе узды. Оешманың җитәкчесе Риф Гайнанов 2009 елның ноябрь аенда вакытсыз дөнья куйган. Федерациянең яңа башлыгы итеп Шамил Хисаметдинов сайланды. Ул – атказанган спорт мастеры, грек–рим көрәше буенча СССРның атказанган тренеры, СССР, Европа һәм дөнья чемпионы, 1972 елгы Олимпия һәм 1973 елгы Универсиада чемпионы. [2]

Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча федерациясе рәисе, Бөтенроссия федерациясе вице-президенты, Халыкара федерациянең спорт директоры Хәбир Хәбибуллин булып хезмәт итә. Билбау көрәше Казанда узачак 2013 елгы Универсиада программасына кертелгән.

Дөнья чемпионатлары үзгәртү

Абсолют үлчәмдә Хәннан Мусин (Түбән Новгород өлкәсе)

  • Тәһран, 2003, II Дөнья чемпионаты

73 кг, Ибраһимов Рафаэль (Мәскәү)
90 кг, Акбаев Ринат (Карачай-Черкес республикасы)
90+ кг, Сабанов Юрий (Башкортстан)

73 кг, 3нче Рафаэль Ибраһимов (Мәскәү) 81 кг, 2нче Азнаур Аджиев (Карачай-Черкес республикасы)
90 кг, Акбаев Ринат (Карачай-Черкес республикасы)
90+ кг, Нуриманов Рамил (Мәскәү)

66 кг, Еникеев Ринат (Октябрьски),
73 кг, Садриев Шамил (Татарстан),
81 кг, Реваль Садыков (Татарстан),
90 кг, Акбаев Ринат (Карачай-Черкес республикасы)
90+ кг, Нуриманов Рамил (Мәскәү)

73 кг, Шамил Садриев (Татарстан)

66 кг, Имил Шәрәфетдинов (Мәскәү),
81 кг, Азнаур Аджиев (Карачай-Черкес республикасы)
100 кг, Ренат Акбаев,
100+ кг, Максим Афонин

66 кг, Мортазин Денис (Саранск),
73 кг, Акбаев Алибек,
81 кг, Бодошев Асылбек (Кыргызстан),
90 кг, Шиапов Дамир,
100 кг, Рушан Рамазанов,
100 кг+, Курманбеков Ниязбек(Кыргызстан)

Бөтенрусия ярышлары үзгәртү

Дөнья беренчелегендә катнашудан тыш, билбаулы көрәш буенча Россиякүләм ярышлары үткәрелә. Соңгы Россия беренчелеге 2011 елның сентябрендә Чиләбедә узган.

Даими рәвештә Шәзам Сафин истәлегенә ярышлар үткәрелә.

Кагыйдәләр үзгәртү

Билбаулы көрәшнең төп максаты – дөньяның билбау кулланулы барлык милли көрәш төрләрен берләштерү.

Билбаулы көрәш – ирекле көрәш. Көндәшеңне ничек телисең, нинди генә алым кулланып та аркасына салырга мөмкин. Аяк чалып, күтәреп, ябышып, егып аркага салырга ярый. Классик төрдә аяк катнашкан техник алымнар тыелган. Аякның тубыктан өстәге тән өлеше җиргә орыну белән алыш туктатыла. Аяктан егу чиста җиңү булып санала.

Көрәшчеләр келәмгә махсус көрәш аяк киемендә, ак чалбардан, зәңгәр һәм яшел төстәге күлмәктән чыгалар.

Үлчәүләр: – 62 кг, – 68 кг, – 75 кг, – 82 кг, – 90 кг, – 100 кг, + 100 кг

Алыш вакыты – зурлар өчен 4 минут, яшьләр һәм олылар өчен 2-3 минут.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү