Беренче япон-кытай сугышы

Беренче япон-кытай сугышы (кыт. 甲午战争 Jiǎwǔ Zhànzhēng; яп. 日清戦争 Nisshin Sensō) — 1894-1895 елларда Япониянең маньчжур Цин империясенә каршы алып барылган сугыш. Низаг максаты — Япониянең Корея белән идарә итү һәм Маньчжурия белән Кытайга чыгу.

Япон-кытай сугышы

Сугыштагы япон гаскәриләре
Дата

1894-1895

Урын

Корея ярымутравы, Манчжурия, Шаньдун, Пенху, Тайвань

Сәбәп

Япониянең җир экспансиясе

Нәтиҗә

Япония җиңү яулый

Көндәшләр
Япония байрагы Япон империясе Кытай байрагы Цин
Сәргаскәрләр
Ямагата Аритомо
Ито Сукеюки
Нозу Мичицура
Ояма Ивао
Ли Хунджан
Дин Жучан
Лю Куньи
Яклар көчләре
300 мең гаскәри 630 мең гаскәри
Югалтулар
13 823 гаскәри вафат 10 мең гаскәри вафат

Географик яктан Япониягә якын урнашкан Корея җирләре инде күптән ил өчен куркыныч тудырган. Башта регионда инкыйлаб үткәреп, аны үз контроле астына алырга теләгән японнар уңышка ирешә. Регионнан кытай гаскәрләре куыла башлый һәм хәрби чаралар башлана.

1894 елның 17 сентябрендә япон гаскәрләре көрәштә җиңәләр, сугыш Кытай җирләренә күчә. 1895 елның 17 апрелендә Япония Цин өчен тынычлык килешүчәрен тәкъдим итә, җиңелүче як аны имзалый. Корея Кытайдан бәйсез ил булып санала башлый, Пенху һәм Тайвань Япония җирләре булып санала башлый.